25 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Кризис аркасында машина алучылар 41,6% кимегән
Икътисадый кризис үз эшен эшләгән - Россиядә машина сатып алучылар бермә-бер кимегән. "Автостат" агентлыгы хәбәр иткәнчә, русиялеләр ел башыннан барлыгы 852 мең җиңел машина сатып алган. Бу узган ел белән чагыштырганда 41,6 % ка кимерәк дигән сүз. Аның каравы, йөрелгән машиналарны сатып алучылар арткан. Андый машиналар күпкә очсыз йөрүен халык...
-
Россиядә эш сәгатен кыскартырга уйлыйлар
Тиздән 8 сәгатьлек эш көне 6 га калырга мөмкин. Швециянең Гетеборг шәһәрендә шундый эксперимент уздырганнар. Хезмәткәрләрнең эш сәгатен кыскарткач, аларның эшләү көче икеләтә арткан. 8 сәгатьтә эшли торган эшләрне алар 6 сәгатьтә һәм бик нәтиҗәле башкарганнар. Күптән түгел, депутатлар атнасына эш көнен 4 кә калдырырга дигән тәкъдим белән дә чыкканнар...
-
Үз хатынын талап качкан
Ир элекке хатыны янына балаларын күрергә дип кенә килгән була. 31 яшьлек ир исә үз балаларының анасын талап кача. Сиздермичә генә ул 50 000 сум акчасын урлый. Аны әҗәтләрен түләргә тота, музыкаль үзәк ала. Түбән Камадагы бу вакыйганы хәзер тикшерәләр. Әлмәт таңнары
-
"Саба таңнары" газетасына "Электрон хезмәт" порталында язылып була
-
Татарстанның иң зур кабагы Теләчедә үскән [+фото]
23 сентябрьдә "Казан ярминкәсе"ндә "Яшел хуҗалык: көзге сезон" 17 нче махсуслашкан күргәзмә кысаларында беренче тапкыр кабак үстерүчеләр бәйгесе уздырылды. "Иң зур кабакны үстер" бәйгесе чын мәгънәсендә мавыктыргыч булды, дип хәбәр итә оештыручылар. Чөнки монда һәр теләгән кеше катнаша алган. Шуңа да җиңүченең исеме азакка - иң соңгы яшелчәне үлчәгәнгә кадәр...
-
Кичә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров мигрантларны кыйммәтле ресторанда сыйлаган
Әлеге игелекле эшне Әхмәт Кадыйров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды башкарган. Алар 900 Сирия качагын Германиянең Киль шәһәрендәге ресторанга чакырып сыйлаган. Бүген Кадыйров ресторанга тагын тагын мең кешене чакырган. Иҗтимагый фонд мигрантлар яши торган лагерьда балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырачак. Качаклар өчен ачылган мәктәпне җиһазлар һәм инвентарьлар белән дә тәэмин...
-
Казанда Корбаннан качкан тәкәне берничә машина белән куаладылар
Интернетта Казан автомобилистларының хуҗасыннан качкан корбан сарыгын куулары төшерелгән видео пәйда булды, дип яза "Вечерняя Казань". Видеода, бичара сарыкны тотарга теләп, Ямашев проспекты буеча барулары күренә. Видеоязма авторы роликны: "Сарык та яшәргә тели! Казанда Корбан бәйрәме белән!"- дип исемләгән. Матбугат.ру
-
Бүген 26 градуска кадәр җылыта
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүгенгә шундый фаразларын җиткерде. Бүген, 25 сентябрьдә, Татарстанда явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы саклана. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 21-26, Казанда 25 градуска кадәр җылы. Исегезгә төшерәбез, синоптиклар Татарстанда 29 сентябрьгә кадәр чамадан тыш кызу көннәр сакланачак, дип хәбәр...
-
Мишәбаш мәдәният йортында "Көзге байлык" бәйрәме уздырылды [+фоторепортаж]
Мишәбаш мәдәният йортында "Көзге байлык" дип аталган күңелле чара, уңыш бәйрәме уздырылды. Көзге уңышларны ала башлаганчы ук, иң зур кабакка, иң зур бәрәңгегә һәм кызыклы үскән яшелчәгә конкурс игълан ителгән иде.
-
Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклану мөһим
Бүгенге көндә дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү беренче урында тора. Әлеге авыру күбесенчә 40 яшьтән өлкәнрәк булган тәмәке тартучы ир-атларда, артык гәүдә авырлыгыннан, шикәр авыруыннан интегүчеләрдә күзәтелә.
-
Динә Гарипова аэропортка барганда юл һәлакәтенә юлыккан
Бүген иртәнге алты тирәсендә аэропортка юл тотканда Динә Гарипова юл һәлакәтенә юлыккан, дип яза «MK.ru» сайты. Җырчы самолетка соңга кала язган. Динә һәм аның администраторы Анна утырган машинаны тизлек яратучы автомобилист бәрдергән. Якташыбыз Щелковское шосседан Чкаловск хәрби аэдромына юл тоткан була. Аэродромнан самолет исә Новороссийскка очасы булган. Бәхеткә, һәлакәттә зыян...
-
Мәккәдә 700дән артык кеше тапталып үлгән [+фото, видео +18]
Мөселман кардәшләребезнең изге шәһәре булып саналган Мәккәгә ел саен йөз меңнән артык хаҗи агыла. Шәһәрнең бер урамында кеше күп булганлыктан бүген фаҗига килеп чыккан- 700 артык кеше тапталып үлгән. "1 Канал" хәбәр итүенчә, тагын 800 кеше тән җәрәхәтләре алган. Йәмәндә исә террористлар илнең башкаласы Сана мәчетендә иртәнге намаз вакытында шартлату...
-
Кем күбрәк хинкали ашый - шул җиңүче
15нче октябрьдә Казанда грузиннарның милли ризыгы - хинкали ашау буенча чемпионат узачак. Әлеге үзенчәлекле ярышта сигез кеше катнашачак икән. Алар бер минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк хинкали ашарга тиеш була. Җиңүчене кубок һәм истәлекле бүләк көтә, ди оештыручылар. Сүз уңаеннан, мондый чемпионатлар Грузиядә даими уздырылып килә икән. Уртача алганда бер...
-
Быел корбан чалуы кыйммәтләнгән
Корбан гаетенә сарыкларга бәяләр арткан. 2014нче елда бер сарык өчен 6 мең сум сораган булсалар, быелгы бәяләр гадәттә 7 меңнән башлана. 7500 сумга 55 килограммлы сарыкны чалып, итен бүлеп тә бирергә әзерләр. Корбанга сыер яки дөяне дә чалырга була. Татарстанда аларны да сатып алырга мөмкин. Үгез яки сыер 50-60 меңгә...
-
Сатыш авылында корбан гаете намазы укылды [фоторепортаж]