25 декабрь 2019 яңалыклары
-
“Тоннель” штрафлыны ачыклый
Өченчекөн ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сатыш-Саба юлының 12нче километерында 16-18 сәгатьләрдә үткәргән “Тоннель” операциясе барышында, 100гә якын автомобиль туктатылып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 10 йөртүчегә беркетмә төзелде.
-
“Чыршы” операциясе бара
Республикада "Чыршы" оператив-профилактик чарасы бара. Бу максаттан урманчылыклар һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашында 140тан артык мобиль патруль төркеме булдырылган.
-
Лауреат исеменә лаек булды
Күптән түгел "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә, "Болгар радиосы" тарафыннан үткәрелә торган чираттагы VII милли музыкаль премияләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Анда безнең якташыбыз, Шәмәрдәндә яшәүче Илнур Ибраһимов та лауреат исеменә лаек булды. Рифат Зарипов башкаруындагы “Ике минут кына” дигән җыр сүзләренең авторы буларак аңа һәм көен иҗат итүче Альфред Якшимбетовка Дипломнар тапшырылды. Илнур Ибраһимов “Язмышымнан бүләк” дигән китап авторы да. Уңышларның әле бу соңгысы булмас.
-
Яңа машина алдылар
Узган атнада Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан “Шевроле Нива“ автомобиле ачкычы кабул итеп алган 100 иң яхшы җирле үзидарә җитәкчесе арасында Эзмә, Олы Шыңар, Юлбат авыл җирлекләре башлыклары Альмир Шәйхетдинов, Алмаз Газизов, Талип Шәмсиев та бар. “Җиңүчеләр менә дигән автомобильләр ала. Алар сезгә йөкләнгән бурычларны тагын да мобильрәк һәм оператив рәвештә хәл итәргә хезмәт итәчәк“, — диде Рөстәм Миңнеханов.
-
Репетитор яллау мәктәпнең дәрәҗәсен төшерә
Киләсе елда “Бердәм Россия” партиясен нинди эшләр көтә? Татарстан Дәүләт Советы рәисе Яңа ел көнне ял итәме? Фәрит Мөхәммәтшинның оныгы кайсы фәннәрне яратып укый?
-
ЛЕСХОЗДА ЧЫРШЫ УТЛАРЫ КАБЫНДЫ
Узган җомгада Яңа ел чыршысын ачу һәм Кыш бабайлар парадына Лесхозда старт бирелеп, урманчылар бистәсендә йөзъяшәр урман патшабикәсе – чыршының утлары кабынды.
-
Нардуган
В переводе с тюркского слово Нардуган означает «рожденный солнцем» и символизирует языческий культ Солнца.