26 март 2014 яңалыклары
-
Социаль хезмәткәрләр көч сынаша
Өч ел элек Россия Президенты Указы нигезендә социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген яктырту, әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен тагын да арттыру максатыннан конкурс игълан ителгән иде. Аның нигезендә һөнәри бәйге Татарстанда да оештырыла. Бу көннәрдә зона турлары бара. 25 мартта сигез район катнашындагы зона туры безнең районда узды. Ун елдан артык тәҗрибәсе булган социаль...
-
"Башваткыч"та тимершыклылар катнашты [+фото]
Тимершык мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Башваткыч" интелектуаль уены үткәрелде. Тамашачылар арасында өлкән һәм урта буыннар да, яшьләр дә күп иде. Бәйрәмне алып баручылар Альбина һәм Айдар Хантимеровларның аһәңле сөйләмнәре, матур җырлары һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. "Башваткыч" уенында узган гасырның сиксәненче елларында армиядә хезмәт иткән ир-егетләр көч сынашты....
-
Олы Кибәчедә Нәүрүз бәйрәме үтте [фоторепортаж]
22 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә кышны озату, язны каршылау бәйрәме - Нәүрүз булды. Бәйрәм чарасы авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинның авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Мәдәният елы уңаеннан шушы өлкәдә хезмәт куючыларга, ветераннарга, мәктәп коллективына, авылыбызның мәдәниятен үстерүдә үзеннән күп өлеш керткән эшмәкәр Рифкать...
-
Салават Миңнеханов Сабада нишләп йөри? [фото]
Шушы көннәрдә социаль челтәрдэ менә мондый фото таралды. Татарнын поп-җырчысы районыбызда булган, үтеп барышлый кафега кереп тукланып чыккан. Күрәсең, андагы ризыклар җырчыда матур тээсир калдырган... Кафе хуҗасына менә дигән реклама бу!
-
Казанда яшь ана һәм яшь ярымлык бала югалган
Казанда полиция хезмәткәрләре 1990 нчы елгы Алиса Кашафетдинованы һәм аның яшь ярымлык улы Богданны эзли. Хатын-кыз улы белән бергә 18 нче мартта өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Хатынны эзләү турында гариза белән тормыш иптәше 20 нче мартта полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, яшь ана иренә берничә...