26 март 2020 яңалыклары
-
Татарстан халкын «100 легендар бренд» өчен тавыш биреп өлгерергә чакыралар
Конкурс ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
-
Кукмарада шахмат турниры
Кукмарада шахмат буенча республиканың төньяк районнары арасында үткәрелгән X шәхси беренчелек өчен турнирда Сабадан Шамил Галиев, Илдар Ситдиков, Азат Әхмәтов, Фаил Фәйзерахманов, Илгизәр Хәйретдинов, Алсу Гарипова катнашты. Турнирны чит төбәк һәм район вәкилләре отты. Ветераннар категориясендә Саба районыннан Шамил Галиев, хатын-кызлар арасында Алсу Гарипова икесе дә 3нче урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырылды.
-
Владимир Путин: Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен кичектерергә кирәк
Белгечләр илнең төп законына үзгәрешләр буенча тавыш бирү өчен башка көнне билгеләячәк.
-
Пенза шәһәрендә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча үткәрелгән Россия чемпионаты
Пенза шәһәрендә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча үткәрелгән Россия чемпионатында Татарстан командасы данын безнең районнан Фәннур Бәшәров (Курсабаш) һәм Әмин Миңнегулов (Саба) яклады. Фәннур ядрә этәрүдә – 2нче, Әмин биеклеккә сикерүдә 3нче призер булдылар һәм команда нәтиҗәсендә татарстанлыларның 2нче урынга чыгуына зур өлеш керттеләр.
-
Татарстан экспортчылары продукцияне транспортировкалауга һәм сертификацияләүгә ташламалы кредитлар һәм башка дәүләт чараларын алырга мөмкин
Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты.
-
Һәлакәтләр саны арту сәбәпле, Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә
Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 юл һәлакәте булган.
-
ФАСТТРЕК.РФ порталы аша Татарстанда 4,5 мең эшмәкәр дәүләт ярдәме алган
Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары күрелә.
-
Индус Таһиров: Татарстан Россиягә ничек яшәргә икәнен күрсәтә торган мисал
«Татарстан башка субъектлар, республикалар өчен мисал», — ди тарих фәннәре докторы Индус Таһиров.