26 март 2021 яңалыклары
-
27 мартка һава торышы
27 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак, Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез җепшек кар явачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан акрын тизлектә җил исәчәк. Төнлә -1..-6°, көндез 1.. 6° градус булачак. Юлларда бозлавык.
-
Фермерскому движению в Татарстане – 30 лет
В Татарстане прошло торжественное мероприятие, посвящённое 30-летию фермерского движения в республике.
-
Австралиянең Аделаида шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме узган
Австралиядәге татар диаспорасы 700дән артык кешене берләштерә, иң зур җәмгыять Аделаида шәһәрендә урнашкан.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында “Нәүрүз” бәйрәме
25нче март көнне Югары Утар балалар йорты - интернатында эшләүче хезмәткәрләр балалар белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр. Максат: милли бәйрәмебез-«Нәүрүз» хакында мәгълүмат бирү; милли гореф-гадәтләребез аркылы балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
-
Чаллыда иртән йокыдан уянган балалар фатирда әтисе белән әнисенең мәетен тапкан
Фаҗига Мәләкәс аръягы микрорайонындагы бер йортта килеп чыккан.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә!" театр фестивале
19 һәм 24 март көннәрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шыңар һәм Юлбат авыллары халкы өчен "Яшел эшләпә" спектакле куелды.
-
Балалар карда «мәктәп» сүзе ясап тезелгән видеодан соң, прокуратура тикшерү башлаган
Күзәтчелек ведомствосы Вишневка һәм Привольный бистәләре хакимиятнең гамәлләрен тикшерәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов росгвардиячеләргә яңа автомобильләр тапшырды
Росгвардия ведомство оешуның биш еллыгы һәм илдә хокук тәртибе гаскәрләре оешуга 210 ел тулу уңаеннан яңа техникага ия булды.
-
Әбрар Кәримуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция
25нче март көнне туган тел язмышы өчен күп көч куйган якташыбызның бай мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан Әбрар Кәримуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Әлеге конференция республика күләмендә 2012нче елдан башлап уздырыла. 2013нче елдан ике елга бер тапкыр уза. Аңарчы озак еллар Саба гимназиясе базасында район күләмендә үткәрелеп килде.
-
Кайбыч районында төлке урынына бер хатынны атып үтерү буенча җинаять эше туктатылды
Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗанов зыян күргән якка 1,3 млн сум компенсация түләгән.
-
Язучы Илмира Гимаева белән әдәби музыкаль кичә
Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф-Алан клуб хезмәткәрләре Йосыф-Алан авылы клубында якташ шагыйрәбез, өч китап авторы Илмира Гимаева белән “Дусларым- шигырьләрем” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде. Һәр китабына аерым тукталып, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алып, шигырь укып, җырлап үтте шигырь кичәсе. Бик җылы,тәрбияви очрашу булды.
-
Экспертлар Татарстан эшмәкәрләрен онлайн-сәүдәгә бушлай өйрәтәчәк
30 көн дәвамында марафонда катнашучыларга кирәкле документлар әзерләргә, теркәлергә һәм үз товарларын маркетплейста сатарга ярдәм итәчәкләр.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча үткән ел 11 медицина учреждениесе ремонтланган
Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм чаралары нигезендә республика хастаханәләрендә табиблар 219 кешегә арткан.
-
Туган телләр елы кысаларында
23нче мартта туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын үткәрү кысаларында, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәр белән бергә Яңа Мичән авыл китапханәсенә бардылар. Китапханә хезмәткәре Сәйфетдинова Фирдәвес Ясавиевна өлкәннәрне драматург Туфан Миңнуллинның биографиясе белән таныштырды.