26 июль 2015 яңалыклары
-
Әбри Хәбриев ишегалдын бетонлый
- Әле бүген генә (20 июль) җәйге ялдан эшкә чыктым. Җәй буе гаилә белән авылда яшибез, әни янында. Авылда ишегалдын бетонлыйм, яртысы бетте инде. Үзем эшлим. Көзгә кадәр икенче яртысын башкарып чыга алсам, ак сакаллы карт булачакмын. Балалар тәгәрәшеп үсә, уйныйлар, елыйлар. Бетон җәю белән бергә, «Рәвешләр» төркеменең яңа сезонын...
-
Аттестатсыз да һөнәр алып булачак
Россия укучылары аттестатсыз да һөнәр үзләштерә алачак. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзалаган документ нигезендә эшче һөнәрләренә урта гомуми белеме булмаганнар да укый алачак. Моннан соң пешекче, официант, курьер, кече тәрбияче, фармацевт, бортпроводник һәм башка һөнәрле булу өчен аттестат соралмаячак. Шәһри Казан
-
“Универ” сериалының баш героенда яман шеш тапканннар
Андрей Гайдулян онкология үзәге стационарында ята. Атна башында аннан анализ алганнар. Анда күкрәк йөзенең урта бүлегендәге аралыкта яман шешнең икенче стадиясе ачыкланган. Авыру аркасында аңа туен кичектерергә туры килгән. "СашаТаня" сериалын төшерү дә кичектерелгән. Әлмәт таңнары
-
Зөлфия Шакирова: “Безне аяк чалучылар күтәрде”
Иң куркынычы - үз-үзеңне алдау. Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова әнә шулай ди. Аның фикеренчә, чакыру билетына гына җыелган халык алдында чыгыш ясап, сәхнәгә туганнарың алып чыккан чәчәккә сөенгән кыяфәт чыгару - артист өчен моннан да авыррак хәл була алмый. Болай эшләгәндә иҗат күренми, үзеңне-үзең юатып яшәргә генә кала. -...
-
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелә
Быел да шәхси хуҗалыкларга бер савым сыерга - 3 мең, кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.
-
Суррогат аракыга юл ябык
Татарстанда Республикада 10 июльдән башланган легаль булмаган алкоголь продукциясенә каршы көрәш ункөнлеге уңаеннан үткәрелгән видеокиңәшмәдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов суррогат аракыга юлны ябарга, сатыла торган продукциянең сыйфатын контрольгә алырга кирәклеге турында белдерде. Шулай итеп, спиртлы эчемлекләр сату урыннарын аерым контрольдә тотачаклар, ә республикага бары югары сыйфатлы эчемлек кенә кертәчәкләр.
-
Сау бул, “Сәләт”!
21 июльдә Иске Икшермәдә урнашкан "Кояшкай" лагеренда "Сәләт-Саба" сменасының ябылу тантанасы булды. Анда муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, укучыларга киләчәктә сәләтләрен тагын да арттырып, иң мөһиме - белемгә, гыйлемгә омтылуларын теләде. Быел "Сәләт" тә барлыгы 70 укучы ял итеп, сәламәтлеген ныгытты. Сәлкешләр 7-12 июль көннәрендә Биләрдә булып, "Сәләт-Саба" лагерен...