26 июль 2019 яңалыклары
-
Татарстанда өч сәгать урманда адашып йөргән өлкән яшьтәге ир-атны тапканнар
Ир-атны машинасын калдырган урыннан 9 чакрым ераклыкта тапканнар.
-
Равил Әхмәтшин армиянең легендар генералын 96 яшьлек юбилее белән котлады
Генерал Гәрәев 20 елдан артык Хәрби фәннәр академиясен җитәкли. Бүген дә, сәламәтлеге какшамаса, көн саен эшкә йөри.
-
Роспотребнадзор Казанның өч пляжын япты
Пляжларда коену гигиена таләпләренә туры килмәү сәбәпле тыела.
-
Татарстан сайлау комиссиясе шәхси мәгълүматлы документларны фотога төшерүне тыя
КПРФның Татарстан бүлеге вәкилләре сайлау комиссияләре вәкилләрен хокуксыз гамәлләр кылуда гаепләде.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
Секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк.
-
Бал кортларын Кытай пестицидыннан закон нигезендә якларга тәкъдим итәләр
Бал кортларының кырылуы чәчүлекләрне эшкәрткәндә пестицидлар һәм башка химик чараларны куллану таләпләренең бозылуына бәйле булырга мөмкин.
-
Аксубай районындагы каберлектә гигант кешеләр түгел, җирле халык күмелгән
Галимнәр борынгы зират турында дөрес мәгълүматлар табу өчен тикшеренүләр үткәрәчәк.
-
Җәйге ялны-мәчеттә
Җәйге каникул вакытында Саба җәмигъ мәчетендә шөгыльләнүче балалар өчен Сатыш мәдрәсәсенә һәм күрше Теләче районының «Туган авыл» ял итү комплексына экскурсия оештырылды.
-
Татарстан язучыларын Болгарда Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршылады
Язучылар Болгар музей тыюлыгы җирендәге беренче экскурсияне Абдулла Алиш музееннан башлады.
-
Су күтәрелер, ә балык кайтырмы? Белгечләр төрле киләчәк юрый
Россия балыкчылары чаң суга: кайбер балык төрләре куркыныч дәрәҗәдә кими, ә кайберләре сулыклардан бөтенләй юкка чыккан. Күптән түгел генә Генераль Прокуратураның федераль законнар үтәлешен күзәтү буенча баш идарәсе җитәкчесе Анатолий Паламарчук еллык киңәшмә вакытында әнә шундый мәгълүмат җиткерде.
-
ТРның ике вузына керү өчен БДИ мөһим түгел
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2019 елда Россия Ислам институтына һәм Казан ислам университетына студентлар кабул итү турында матбугат конференциясе узды. Сүз әлеге уку йортларында нинди әзерлек юнәлешләре гамәлгә ашырылуы, вузларга кемнәр керергә мөмкин булуы турында барды.
-
Себердәге урман янгыннарының төтене Казанга да килеп җитте
Күчмә экологик лаборатория мәгълүматлары буенча, һаваны пычрата торган матдәләр концентрациясенең тиешле нормадан артып китүе ачыкланмаган.
-
«Челтерәп ага чишмәбез!»
25 июль көнне Юсып-Алан клубы мөдире һәм Юлбат китапханәсе хезмәткәре, Калатау һәм Йосыф-Алан халкы белән Калатау болында «Селтерәп ага чишмәбез!» бәйрәме үткәрде.
-
Безнең ишегалды – яхшы күршелек биләмәсе
"Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова иҗтимагый оешмаларга, яшьләргә, Татарстан Республикасында яшәүчеләргә «Безнең ишегалды – күршелек биләмәсе» акциясенә ярдәм итү инициативасы һәм мөрәҗәгате белән чыкты.
-
Айгөл балаларын кайтаруда кемнәр ярдәм итүен әйтте
Айгөл Зәйнуллина айлар буе балаларын кире кайтарырга теләп яшәде. Һәм нихаять, 24 июль чираттагы суд утырышыннан соң Айгөл балалары белән кавыша. Ул бу хакта үзенең инстаграмында язып чыга.