26 сентябрь 2012 яңалыклары
-
«СПОРТ БЕЛӘН ГЕЛ ДУС ЯШИК»
Районның олысын-кечесен бергә җыйнаучы "Милләтләр кроссы"н ел да көтеп алабыз.
-
САУЛЫК АКЧАГА АЛЫШТЫРЫЛМЫЙ
Районда сәламәтлекләре чикләнгән 5487 инвалид исәптә тора.
-
ЯШЬ ЮЛ ИНСПЕКТОРЛАРЫ УҢЫШЫ
Кызыл Мишә төп гомуми белем бирү мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары эшен (ЮИД) оештыруга зур игътибар бирелә. Яшь инспекторлар соңгы елларда ЮИДның район слетларында һәрчак алдынгы урыннарда.
-
САЛЫМНАР ТҮЛӘР ЧАК
Узган атнаның 21-22 сентябрь көннәрендә Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясендә физик затлар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрелде.
-
ЯШЬЛӘРНЕ ДӘ УЗДЫРАЛАР
21 сентябрьдә Шәмәрдән лицееның актлар залына бертөркем өлкәннәребез җыелды.
-
НАТАЛЬЯ – ИКЕНЧЕ УРЫНДА
21-23 сентябрь көннәрендә Саров шәһәрендә өстәл теннисы буенча 2000 елгы һәм алардан яшьрәк кызлар арасында узган Ачык Бөтенроссия турнирында Наталья Бәйрәмова 2нче урынны алды (тренеры Ф.Исмаилов).
-
ӨЛКӘННӘР УНКӨНЛЕГЕ БАШЛАНА
Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2012 елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелү уңаеннан 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр ункөнлек үткәрү турында карар кабул итте һәм чаралар планы расланды.
-
ЯРМИНКӘГӘ МИНИСТР РӘХМӘТЕ
22 сентябрьдә башкалабызның Чехов базарында районыбыз зур оешканлык белән көзге ярминкәне башлады.
-
ХАЛЫК КЛУБЛАР КӨТӘ
22 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда заказчы һәм подрядчыларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә авыл клублары төзелеше буенча 16 объектта төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланган, башкарма комитетлар объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт биргән.
-
КӨЗГЕ ЭШЛӘР ТӨГӘЛЛӘНӘ
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 сентябрьгә алынган мәгълүматлар шул хакта сөйли. Кукурузның җыйнап алынган барлык мәйданының 86 процентыннан 31360 тонна силос салынды.
-
КАРТИНГ ЯРЫШЫНДА
22 сентябрь көнне Саба картодромында картинг буенча "Казан шәһәренең 27нче ачык чемпионаты" ярышлары узды.
-
КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ ДА КУШЫЛГАЧ...
Һәр фасылның үзенә генә хас бәйрәме була. Яз - Нәүрүз, җәй - Сабантуе, кыш - Яңа ел бәйрәме белән истәлекле булса, табигать алтынсу төскә кергән мәлләрдә, уңыш бәйрәмен уздырабыз.