26 ноябрь 2014 яңалыклары
-
“Россия-24” каналы чакыра
Терроризм - кешелеккә янаучы иң җитди һәм куркыныч афәтләрнең берсе. Кемнәр террористлар, максатлары нәрсә? Корбаннар кемгә кирәк? Кешеләр көч куллану идеологлары "тозагына" ничек эләгә?
-
Районыбызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды [фото]
Фотолар "Инстаграм"нан алынды.
-
Саба командасы армреслинг буенча үткәрелгән республика чемпионатында - беренче
21-23 ноябрь көннәрендә армреслинг буенча Актанышта үткәрелгән республика чемпионатында безнең район командасы әгъзалары Хәмит Мөгътәсимов, Рөстәм Заһидуллин (Лесхоз), Кәүсәрия Яруллина, Алмаз Ишморатов (Саба) үз инвалидлык төрләрендә чемпион титулына лаек булдылар. Арташ авыл җирлегеннән Нәфыйк Фәсхетдинов 2нче урынны алды. Саба Мәгъсүм Галимуллин - 4нче, Лесхоздан Илдус Мәхмүтов 5нче нәтиҗә күрсәтте. Район...
-
Татарстанда бер ай элек югалган 17 яшьлек кыз табылган: ул йөргән егетендә бер ай буе кунакта булган [+видео]
Түбән Камада туып үскән 17 яшьлек Айгөл Разыева 31 октябрь көнне мәктәптән дүртенче дәрестән соң юкка чыга, кесә телефонын сүндерә, беркем белән дә элемтәгә керми. Укытучылар табиб булырга хыялланган кыз турында яхшы сүзләр генә сөйли. Шулай ук аларның сүзләренә караганда, Айгөлнең яз көне бер тапкыр Чаллыга качып киткәне булган һәм...
-
Татарстанда өч сабый янгында һәлак булган
Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты өч сабыйның янгында һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатты. Кичә, 25 ноябрь көнне, Тәтеш районы Нармонка авылындагы бер хуҗалыкта янгын чыга. Янгынны сүндергәндә газ белән агуланган 2010, 2011, 2013 елгы өч сабыйның үле гәүдәләре табыла. Күршеләренең әйтүенә караганда, бу йортта өч кечкенә баласы белән 25...
-
90 яшен тутырган Бибинур әбинең күңел яктылыгы алты баласына, 19 оныгы, 33 оныкчыгы, ике оныкчыкның баласына да җитәрлек [+фото]
"Сабырлык белән яшәдем, озын гомерле булуымның сере шундадыр, кеше белән бер тапкыр да сүзгә килмәдем, каты әйтә алам дип, бервакытта да кешегә авыр бәрелергә ярамый ",- ди Ике басу Арташ авылында яшәп, 90 яшьлек юбилеен каршылаган Бибинур Минһаҗетдинова.
-
Явлаштау авылында яшәүче Фәһимә Ризвановага 90 яшь тулды [+фото]
25 ноябрьдә Явлаштау авылында яшәүче Фәһимә Ризванова да үзенең 90 яшьлек юбилеен балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Аны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Наил Фәйзуллин тәбрикләп, Россия Президенты В.Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар. Яшьлегенең...
-
Явлаштау урта мәктәбе директоры Тамбовта авыл укытучыларының II Бөтенроссия съездында катнашты
17-19 ноябрьдә Тамбовта авыл укытучыларының II Бөтенроссия съезды булды. Әлеге форумда безнең районнан Татарстан делегациясе составында Явлаштау урта мәктәбе директоры Зөлфәт Гыйбадуллин катнашты. "Съездда авыл мәктәпләрен саклап калу мәсьәләләре күтәрелде. Район база мәктәбенең өстәмә белем, мәдәният һәм спорт учреждениеләрен берләштергән, филиаллары белән ныгытылган үзәк булуы игътибарга лаек. Укытучыларны авылда калдыру...
-
ВИЧ-инфекция тарала: узган атнада гына инфекция йоктыруның 23 очрагы теркәлгән
Узган атнада республикада ВИЧ-инфекция йоктыруның 23 очрагы теркәлгән. Шулардан 6 очрак башкалага туры килә. Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында 4әр очрак теркәлгән, калганнары - Лениногорск, Чистай, Азнакай, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тукай районнарында. Үткән атнаның алдагысында Әлмәттә ВИЧ-инфекциянең 1 очрагы теркәлгән иде, дип белдерә "Әлмәт таңнары" басмасы.