27 август 2023 яңалыклары
-
Белгечләр Татарстанда алдагы көннәрдә һава торышы җылыначак дип фаразлый
Кисәк суытып җибәргәннән соң бу атнада Татарстанда янә җылыта башлаячак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының медиапорталы хәбәр итә.
-
«Саба Арена»спорт мәктәбендә сәламәтлекләре чикләнгән спортчылар арасында өстәл теннисы буенча «Татарстан Кубогы» бөтенроссия ярышлары
Ярышларда Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнашты.
-
Өчиле чишмәсе игелекле кешеләр ярдәме белән яңартылып, яңа тормыш алды
Бу көн Өчиле авылында туып үскән, анда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар өчен чын бәйрәм төсен алды. Бәйрәм Сүлә, Курсабаш клубы һәм китапханә мөдирләре оештыруында үтте.
-
Иләбәр авылы мәчетендә балалар өчен оештырылган 12 көнлек җәйләү төгәлләнде
Мәчеткә җәйге каникул вакытында дини гыйлем алырга 24 бала йөрде.