27 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Кабактан мантый ясыйбызмы?
Бу мантыйлар бик сусыл һәм тәмле була.
-
Ит турында дүрт ялган
Иттән баш тартучыларыбыз да бар. Вегетарианнар, дип атыйлар аларны. Мондый яшәү, дөресрәге, туклану рәвешенә күчүнең сәбәбе акча ягы такыр булуга, сәламәтлеккә, тирәбездәгеләрнең шуны таләп итүенә һәм башкаларга бәйле булырга мөмкин. Шулай да вегетарианнарга гына түгел, безнең һәркайсыбызга түбәндәге фактларны белеп тору зыян итмәстер.
-
"Этномириада" конкурсында катнашу
Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләүче "Канәфер" фольклор коллективы һәм үзешчән җырчы Ринат Шамилов Казан шәһәрендә узган "Этномириада" конкурс-фестивалендә катнаштылар. Аларның чыгышларына жюри югары бәя бирде.: 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Дипломнарны жюри рэисе Лима Кустабаева тапшырды. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын.
-
БАЛАЛАРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
Авыл укытучысы гомер-гомергә зур дәрәҗәгә, ихтирамга лаек изге зат булган. Чыннан да, һәр кеше тормышында мәктәп, укытучы хәлиткеч роль уйный, мәңге онытылмас истәлекләр калдыра... Инде соңга калсам да, Укытучылар көне уңаеннан Татар Икшермәсе мәдәният йортында узган портрет кичә турында язмый булдыра алмадым.
-
Кул көрәштерделәр
Теләчедә армреслинг буенча (кул көрәштерү) инвалидлар арасында республика чемпионаты һәм беренчелеге узды. Райондашларыбыз ярышларда сөендергеч нәтиҗәләргә ирештеләр. Сабадан Илназ Сәлахиев, Илфат Тимергалиев, Марина Чумакова 1нче урыннарны яуладылар. Лесхоздан Рөстәм Заһидуллин белән Шәмәрдәннән Айрат Минеев пьедесталның 2нче баскычына күтәрелделәр. Шулай ук Азат Сәмигуллин (Өтернәс), Булат Сәләхиев (Ике басу Арташ) һәм Рамил Владимиров (Шәмәрдән) үз категорияләрендә 3нче булдылар.
-
ХЕЗМӘТ УРЫНЫ БӘЯЛӘНМӘСӘ
Агымдагы елның ноябрь аенда район прокуратурасы тарафыннан Яр Чаллы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге зона эшче төркеме белгечләре белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “СабаН” җәмгыятендә үткәрелгән тикшерүләр вакытында хезмәт законнары таләпләренең үтәлмәве фактлары ачыкланды.
-
31 декабрь ни рәвешле ял көне була алачагы турында сөйләделәр
Өстәмә ялны бирү шартлары эш бирүче карарына бәйле.
-
ОЗЫН ГОМЕРЛЕ ГОМӘРҖАН
Ноябрь аенда тагын бер ветеран бабай – Сабабашта яшәүче Гомәрҗан Исмәгыйль улы Исмәгыйловка да 90 яшь тулды.
-
Казанның «Зенит» командасы Яңа Куйбышевның «Нова»сын җиңеп чыкты
12 очко җыйган «Зенит» уенчысы Максим Михайлов матчның иң нәтиҗәле уенчысы булды.
-
Элвин Грей үзе турында провокацион сорауларга җавап бирә
Радик Юльякшиннан БСТ каналы журналисты Рөстәм Зарафутдиновка интервью биргән. Җырчы үзенең сәламәтлеге, ишетү сәләте һәм башка кызык сорауларга җавап биргән.
-
Алсу Фазлыевадан супер җиңел тавык рецепты
Духовкада 20-25 минут кына торып, бик тәмле, сусыл булып пешә торган рецептларның берсе бу! Алсу Фазлыева рецептын ясап карасагыз, үкенмәссез!
-
Картаерга юк вакыты
Саба авылында яшәүче Шәмсетдин Минһаҗ улы Минһаҗев 17 ноябрьдә 90 яшен билгеләп үтте.
-
Хәния Фәрхинең сеңелесе Фирүзә Ибәтуллинаны нигә гаеплиләр?
Хәния Фәрхинең бертуган сеңелесе Фирүзә Ибәтуллинаның инстаграмда 9 меңнән артык язылучысы бар. Яшьләрдән калышмаучы ханым анда тормышыннан кызыклы фото, видеолар бүлешә, Хәния репертуарыннан җырлар башкара. Тик аның соңгы вакытта бик активлашып китүен, гаеп итүчеләр дә табылган. Моңа җавап итеп ул инстаграмда хәйран озын гына пост язып элгән.
-
Курчаклар ясаучы Татарстан остасы халыкара фестивальдә гран-при алды
Ирина Халитова курчаклары бердәнбер нөсхәдә ясалган, аларның үз паспортлары да бар.
-
Ерактан килеп укучыларның транспорт чыгымы районнар бюджетыннан финансланачак
Әлеге закон проектын Татарстан Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.