27 ноябрь 2020 яңалыклары
-
ӘЙДӘ, КИТТЕК! / ТАТАРСТАН: САБА РАЙОНЫ
Әбиләр Миңнеханов исемендәге дендрарийдан нәрсә урлый?! Яшүсмерләр Саба районын ни өчен ярата яки яратмый? Фехтованиегә ничек өйрәнергә? "Әйдә киттек!" проектының чираттагы чыгарылышы Саба районыннан:
-
Юбилярларга - 90 яшь
2020 елның 21 ноябрендә Чәбки - Саба авылыннан хезмәт ветераны Шляпина Шәфкыя Абдрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук, 2020 елның 23 ноябрендә Сатыш авылыннан хезмәт ветераны Кәримова Факиһә Корбан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярларны Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәһим улы котлады.
-
Татарстанлылар 1,9% еллык ставка белән ипотека кредиты ала алалар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл территорияләрендә әзер яки төзелә торган йортны сатып алу өчен, шул исәптән җир кишәрлеге белән, еллык 1,9% ташламалы ставка буенча ипотека кредиты ала алалар йә хезмәт хакы алучы клиентлар гамәлдәге кредитларын шул ук максатлар өчен рефинанслый алалар, ә корпоратив компанияләр – 2,2% ставка буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә.
-
Казанда даруларны өйгә китереп бирә торган беренче даруханә ачылды
Рөстәм Миңнеханов якын арада республикада шундый ун хаб барлыкка киләчәген искәртеп, шушы хезмәт өчен рәхмәтен белдерде.
-
Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын уздыру буенча киңәшләр бирде
Чараларны тыю, төбәктәге санитар-эпидемиологик торышка карап, декабрь уртасында каралачак.
-
Ковидка кагылышлы сорауларга җавап бирүче робот татарча «сөйләшә» башларга мөмкин
Бүгенге көндә «Лилия» консультацияләрне рус телендә бирә.
-
Хөрмәтле салым түләүче гражданнар! 1 декабрь – салым түләүнең соңгы көне. Онытмагыз!
Шәхси кабинет ачмаган кешегә моңарчы белдерү кәгазе килмәсә, кичекмәстән, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр физик зат nalog.ru сайтында шәхси кабинет ачкан икән, түләү кәгазе килми, мәгълүмат аларга шунда җибәрелә. Салым 100 сумнан азрак булганда да салым органы хат җибәрми. Онытмагыз! Салымны вакытында түләмәсәгез, 2 декабрьдән пеня исәпләнә башлый.
-
1 ДЕКАБРЯ 2020 ГОДА ИСТЕКАЕТ СРОК УПЛАТЫ ИМУЩЕСТВЕННЫХ НАЛОГОВ
.
-
Бүген Сабада 100нче гаилә теркәлде
Бүген районыбызның ЗАГС бүлегендә 100нче никах теркәлеп, яңа гаилә -- Ләйлә һәм Нәфис Заһидуллиннар гаиләсе барлыкка килде. Яшь парны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.
-
Психолог чыгарылыш сыйныф укучыларына стресска каршы көрәш алымнарын аңлатты
Лия Бодрова фикеренчә, кагыйдәләрне үтәсәң хәтер яхшыра, игътибарлылык арта, мәгълүмат та җиңелрәк үзләштерелә.
-
Пандемия чорында Татарстанда дача амнистиясе буенча теркәүгә мөрәҗәгатьләр кимемәгән
Республика халкы гадәттә гадиләштереп бакча һәм торак йортларын рәсмиләштерә.
-
Ковид аркасында мәктәпләрдә кертелгән чикләүләрне 2022 елга кадәр озайтырга телиләр
Кагыйдәләр буенча, төрле төркемнәр белән массакүләм чаралар уздыру, шулай ук башка оешмалардан кешеләр чакырып массакүләм чаралар уздыру тыела.
-
Уңыш бәйрәме – көзге тантана
Быел игенчеләрнең – кырларда армый-талмый хезмәт куючыларны хөрмәтләп үткәрелүче уңыш бәйрәме, эпидемиология вәзгыяте бәлки яхшырыр дигән өмет белән бераз сузылды, күпмедер соңарды да. Ахыр чиктә чараның форматы үзгәрде, әмма эштә үзләрен күрсәткәннәрнең берсе дә игътибардан читтә калмады. Мисалга, “Игенче” җәмгыятендә хезмәт алдынгыларын билгеләп үтүгә аеруча иҗади якын килделәр. Хуҗалык үз хисабына гына да 50гә якын кешегә акчалата премия бирде. Тантанада район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
-
“Сәйлән” клубында әниләрне олыладылар
Туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, үстерү максатында Шәмәрдән балалар китапханәсе каршындагы “Сәйлән” клуб берләшмәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән үз эшен башлап җибәрде. Беренче чарабызны Әниләр көненә багышладык. “Иң якты кояшым син, әнием!” дип исемләнгән бәйрәмебез әлеге көннең тарихы белән таныштырудан, әни турында шигырьләр сөйләүдән һәм укудан, әниләр белән танышудан башланды. Балалар, әниләр өчен “Ана белән бала” һәм “Бишек җырлары” дигән театральләштерелгән сәхнә күрсәтелде.
-
2020 елның 31 декабре эш көне булачак
2021 елның 31 декабре ял көне булачак.