27 декабрь 2018 яңалыклары
-
Бүген Казан үзәгеннән Кыш бабайлар парады узачак
Яңа ел могҗизачылары Бауман урамындагы яңа аркалар аша "Родина" сәүдә үзәгеннән Тукай мәйданындагы сәгать янына кадәр барачак.
-
2019 елда кайсы тармак хезмәткәрләре эшеннән кыскартылырга мөмкин?
Киләсе елда барлыгы 230,8 мең кеше эшеннән колак кагарга мөмкин, дип фаразлыйлар Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.
-
Озак еллар Әлмәт театры режиссеры булган Зәкия Туишева вафат
Зәкия Туишевага быел 29 декабрьдә 99 яшь туласы иде.
-
“Сагындым, шулкадәр күрәсем килә” дип елаучы абзый видео-хитның серен чишә
Бервакыт телефон, интернетларны “елак абзый” видеосы басып алды. Хәтерләсәгез, аның эчтәлеге болайрак иде: “Исән-сау булып, 24ләре генә җитсә ярар иде. Очынып кайтып җитәр идем. Үземнең бертуган сеңелләрем кебек бит сез, барыгызны да күрәсем килә. 20 ел узганга ышанасы килми… Сагындым, сагындым, шулкадәр күрәсем килә сезне”, – дип күз яшьләре түкте ул. Әлеге видеоны күрүчеләрнең башында: “Кем икән бу?” – дигән сорау тумый калмагандыр. Табылды бит ул кеше! Мәскәүдә яшәп ятучы 46 яшьлек мишәр егете – Рәфис Атаказов икән ул!
-
Сатыш авыл җирлеге Яңа ел чыршысын ачу тантанасында
Саба районының Яңа ел чыршысын ачу тантанасында Сатыш авыл җирлегеннән килгән Әхмәдуллиннар гаиләсе җигүле атта катнашты.
-
Һөнәри бәйрәм котлавы
Шәмәрдән 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 27 декабрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгели.
-
Теләчедә үзәк чыршы ачылды
Узган шимбәдә Теләче үзәк ял паркында Яңа елның Төп Чыршысы аллы-гөлле утларын кабызды.
-
“Ак Барс” беренче тапкыр Сочида җиңелде
Казан хоккейчылары 3:1 исәбе белән оттырдылар.