28 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
"Шәмәрдән- Казан" юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә Саба кешесе үлгән [+фото]
Бүген, 28 гыйнвар көнне, кичке 18 сәгать тирәсендә "Шәмәрдән- Казан" юлының Ленино-Кокушкино күперендә юл-транспорт һәлакәте була. Каты тизлек белән барганда "Лада Калина" һәм "Киа Церато" машиналары "маңгайга маңгай" килеп бәреләләр. Икесе дә Саба районы машиналары. Нәтиҗәдә "Лада Калина" машинасын йөртүче 1984 елгы Шәмәрдән егете вафат була.
-
Көзгедә хайваннар үзләрен күргәч [кызыклы видео]
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп [+фото]
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм район матбугатының 85 еллыгы уңаеннан "Саба таңнары" газетасы редакциясе журналисты Замирә Сәмигулла кызы Мусина, бухгалтеры Резеда Вахит кызы Гатина республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм район матбугатының 85 еллыгы уңаеннан "Саба таңнары" газетасы редакциясе журналисты Фәридә...
-
Аз керемле гаиләләргә ярдәм
КПРФ депутатлары Россия Дәүләт Думасына яңа канун проекты тәкъдим иткәннәр. Март аеннан башлап аз керемле гаиләләргә азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган товарларга айлык акча түләргә кирәк дигән фикерне җиткерә алар. Россиядә моның өчен ай саен 156 миллиард сум акча кирәк, ди. Бу акчаны кайбер бюджет чыгымнарын киметеп һәм хәлле...
-
Вәсилә Фәттахованы соңгы юлга озаттылар [+видео]
Бүген Уфада җырчы Вәсилә Фәттахованы соңгы юлга озаталар. Тамашачы соңгы тапкыр яраткан җырчысын алкышлый. Башкорт дәүләт филармониясе хушлашырга теләүчеләрне сыйдыра алмаган, халык урамда да җыелган, дип хәбәр итә "Башинформ". Җырчыны Уфадагы Көньяк зиратта җирлиләр. "Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 26 гыйнварда Уфада хастаханәдә...
-
Чаңгы ярышы нәтиҗәсендә укучы кыз комада ята
Чувашиядә чаңгы сезоны ачылышында Юван урта мәктәбеннән җиденче сыйныф кызы ике чакрым араны узып, икенче урын яулый. Ләкин бүләкләү тантанасы вакытында ул, аңын югалтып, карга егыла. Шуннан бирле комада икән. Кыз исә чаңгыда чыгарга теләмәгән, хәле булмаудан зарланган, сыйныф җитәкчесе үгетләгәч кенә тыңлаган. Хәзер бу вакыйга буенча тикшерү эше бара....
-
Рөстәм Миңнеханов: «Кешеләрне тотрыклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк»
Бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек буенча хәл зарланырлык түгел. 16 мең эш эзләүчегә 24 меңнән артык вакансия туры килә. Ягъни бер эшсезгә ике эш урыны тәкъдим итәргә була дигән сүз. - Россия федерациясе 2016 елда кризиска каршы чаралар программасы әзерли. Узган ел тәҗрибәсеннән чыгып, без дә үз тәкъдимнәребезне керттек, - ди...
-
2003 ел 28 гыйнвар - Бөек Британиядә сатуда биодизель ягулыгы барлыкка килде
-
1897 ел 28 гыйнвар - Серияле җитештерүгә яраклы беренче дизель двигателе уйлап табыла
-
28 гыйнвар - Халыкара шәхси мәгълүматны яклау көне
-
Сыер савучысы Гөлнур Гыйльманова: "Сөенә-сөенә яраткан эшеңә бару зур бәхет"
"Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе Ике басу Арташ бригадасы сыер савучысы Гөлнур Гыйльманова да 33 ел инде малкайлары янына ашыга.
-
Саба ЮХИДИ хезмәте: "Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән ике автомобиль йөртүчене тоттык"
Саба ЮХИДИ хезмәте хәбәр итүенчә, соңгы ике көндә Саба районы буенча ике автомобиль йөртүче машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артында тоткарландылар. Берсе Лесхоздан икенчесе Тенеки авылынан.
-
Салкыннарны җылы һава торышы һәм кар бураны алмаштыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә.
-
Наил Шәйхетдинов: «Бәхетнең акчада түгеллеген аңладым» [интервью]
Бакыйлыкка күчкән артистыбыз белән матбугатта чыккан әңгәмәләрнең берсен тәкъдим итәбез. Гадилек, чын талантларга гына хас затлылык бөркелә аның һәрбер сүзеннән... Ходай биргән талантны югалтып та, суга салып та, утка ягып та булмыйдыр ул. Кешегә табигать тарафыннан бирелгән сәләт аны гомер буе озатып бара. Кемдер ул сәләтен үстерә, башкаларга күрсәтә, ә...
-
Грипп килә
Быел грипп инфекциясенең иң көчле дулкыны февраль аена туры киләчәк. Гыйнварның икенче атнасыннан авыручылар саны республикада да арта башлады.