28 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
«Әкият» курчак театрында Беренче курчак театры лабораториясе эшли башлады
Эскизлар җәмәгатьчелеккә 31 гыйнварда тәкъдим ителәчәк.
-
Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк
Хәзер гаиләдә дөньяга килгән һәр сабый статистикада аерым исәпләнәчәк.
-
Шәмәрдән лицеенда Ленинград блокадасына багышланган тарихи квест
2020 елнын 27 гыйнварында Шәмәрдән лицеенда Ленинград блокадасына багышланган тарихи квест узды. Уен барышында катнашучылар Морзе әлифбасы, Ленинград блокадасы батырлары белән таныштылар, төрле башваткычлар чиштеләр. Командалар диплом белән буләкләнделәр.
-
Киләчәктә Татарстанда «Чулман буе киңлекләре» дәүләт тыюлыгы барлыкка килергә мөмкин
«Идел буе киңлекләре» дәүләт тыюлыгы территориясенең юкка чыгып баручы сирәк үсемлекләргә бай булуы әйтелде.
-
Татьяна Голикова: 2020 елда Россиядә 1 миллионнан артык кеше ана капиталы алачак
РФ Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан «Демография» илкүләм проекты акчалары хисабына ана капиталы түли башларга йөкләмә бирде.
-
Төбәк клубында "Башваткыч" уены
2020 нче елда ТАССР оешуга 100 ел тула. 23 нче гыйнвар көнне Төбәк авыл клубында (күчмә китап бирү пункты) уздырылган башваткыч уенында бер гасырлык тарихы булган Татарстаныбыз хакында сөйләштек. Китапханә мөдире Фатихова Г. Татарстанның төрле өлкәләрен чагылдырган сораулардан торган кроссворд әзерләгән иде.
-
Рөстәм Миңнеханов: 90нчы еллардагы кебек вазгыятьнең кире кайтуына юл куймаска кирәк
2019 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре оешкан җинаятьчел төркем составында кылынган 200гә якын җинаятьне тикшергән.
-
«Болгар радиосы» кышны озату концерты уздыра
Концертны Илфар Кәримов белән Айгөл Хәйруллина алып барачак.
-
Зөлфәт Зиннуров карлы кышка әзерлеген күрсәтте
Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров кышка ничек әзерләнгәнен күрсәтте.
-
2020 елгы чәчү өчен ресурслар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Министрлык сайтында предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен 2020 елгы чәчү өчен ресурслар дигән махсус бүлек булдырылуы турында хәбәр итә.
-
Вәгазьдән соң - боз сараена
Ел башында һәр җирдә үткәннәргә нәтиҗә ясала, киләчәккә яңа планнар билгеләнә. Саба районы мөхтәсибәте дә үзенең ел буе дин эшләрендә активлык күрсәткән мөселман кардәшләре өчен кышкы спорт һәм ял чарасы үткәрде. Башта Лесхоз мәчетендә намаз укылды, вәгазь сөйләнде.Җәмәгать өчен тышта пылау әзерләнде, мичтә коймак пеште. Чараның икенче өлеше “Нарат” боз сараенда тимераякта шуу белән дәвам итте.
-
Хезмәт министрлыгы: Айлык эш хакы 14 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел
Минималь хезмәт хакы турында килешү 2019 елның 25 декабрендә социаль партнерлык кысаларында имзаланды.
-
"Ике 5ле”
Үзенең юбилее – "Ике 5ле” уңаеннан Хәниф Тимербаев 27 гыйнварда Саба мәдәният йортына үзенең дусларын җыйды. Иҗади тематик кичәдә татар эстрадасы һәм театры артистлары чыгыш ясады. Кичәне алып баручылар Илһамия Нәҗметдинова белән Ядкарь Хәбибуллин сәхнәгә Энҗе Шәймурзина, Тәслимә Низами, Илфат Дәүләтшин, Азат Хөсәенов, Айдар Тимербаев,Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, Татарстанның атказанган артистлары Илфат Әскәров, Гөлфия Фәйзерахманова, Зәйнәб һәм Зөфәр Билаловларны, районыбыз үзешчәннәрен бер-бер артлы чакырып кына тордылар. Сентизаторда музыкант Рафинат Сәләхов уйнады.
-
Рөстәм Миңнехановка IT-паркта робот-ярдәмче һәм цифрлы медицина үзәге тәкъдим иттеләр
Казанда Татарстанның IT-компанияләре эшләнмәләреннән зур күргәзмә булды.
-
Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә катнашачак
ТР Президенты Израиль һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең зур компания җитәкчеләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак.