28 май 2015 яңалыклары
-
«Кырлай» аттракционнар паркы 12 июньнән эшли башлый
Казанда «Кырлай» күңел ачу һәм ял итү паркы, аттракционнарын ремонтлаганнан һәм тикшергәннән соң, 12 июньнән эшли башлый. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгына "Күңел ачулар" ЯАҖ идарәчесе, "Кырлай" паркы операторы Марсель Салихҗанов белдерде. Аның сүзләренә караганда, паркны тоткарлык белән ачу аттракционнарны ремонтлау һәм тикшерү эшләре белән бәйле. «Кырлай» паркы 2004 елдан...
-
18 яше тулып та эшләми йөрүчеләргә салым түлисе буларга мөмкин
РФның хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт идарәсе 18 яше тулып та эшләми йөрүчеләргә салым кертергә тәкъдим итә. Бу канун биржада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләргә, студентларга, пенсионерларга һәм төрле ташламалы категорияләргә керүчеләргә кагылмаячак. Идарә шул рәвешле илдәге законсыз рәвештә эшкә урнашуны чикләргә, әрәмтамаклар санын киметергә тели. Безнең гәҗит
-
Түләнмәгән кредитлары 82 процентка арткан
2015нче елның беренче чирегендә Татарстан халкының түләнмәгән кредитлары 82 процентка арткан. Бүген халыкның банкларга 21 млрд сум бурычы бар. Бурычлар арасында нәрсә дә булса сатып алу өчен алынган кредитлар беренче урында тора. Безнең гәҗит
-
БДИ борчыса - шалтырат
Татарстанда БДИ мәсьәләләренә бәйле «кайнар элемтә» июнь азагына кадәр эшләячәк. Анда Бердәм дәүләт имтиханы белән бәйле төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ышандыралар. Сорауларны Казанда (843) 294-95-62 телефонына шалтыратып бирергә мөмкин. Шулай ук мәгариф һәм фәнне күзәтү федераль хезмәтенең «кайнар элемтәсе» дә үз эшен дәвам итә. Анда (495) 984-89-19 номеры белән шалтыратырга...
-
82 яшьлек карт гомере – 50 сум
Баулыда 82 яшьлек Зәйнулла карт, ике чиләк бәрәңге сатып карчыгына даруларга акча эшләү максаты белән, җирле базарга юл тота. Ләкин аннан 1 квадрат метр сату мәйданы өчен 50 сум акча сорыйлар. Акча бирмәгәч, бәрәңгесен җиргә чәчеп, куып кайтаралар. Шул ук көнне карт инфаркттан үлә. Баулыда булган әлеге хәл турында матбугат...
-
Татарстанда ураза кайчан башлана
Татарстанда ураза 18нче июньдә башлана. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17нче июньдә укылачак. Рамазанның соңгы көне - 16нчы июль, Ураза гаете 17сендә үтәчәк. Фитыр сәдакасы, арпа бәясенә карап, бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап, 500 сум, дип билгеләнгән. Фидия сәдакасы - 200 сум.