28 июнь 2014 яңалыклары
-
"Яшьләр тукталышы"ндагы Алмаз-Сабантуй батыры
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә сигезенче Театраль Сабантуй узды. Абсолют батыр исеменә Г.Камал театрыннан Алмаз Гәрәев, Айрат Арсланов һәм 2008 елда инде абсолют батыр калган Минвәли Габдуллин көч сынашты. Алмаз җиңде. Җиңүчегә машина ачкычы тапшырылды.-дип хәбәр итә Матбугат.ру сайты(http://matbugat.ru/news/?id=9883)
-
Татарстанда "тавык маньягы" ауга чыккан
Бу көннәрдә Нурлат районының Зирекле һәм Бикүле авылларында билгесез җәнлек хуҗалыкларда күпләп кош-кортларны юк итә. Хуҗалар сөйләвенчә, ерткыч төнге якта ауга чыга икән. Кош-кортның я башы юк, я кан эзе бар. Халык телендә билгесез җанвар "тавык маньягы" дип йөртелә башлаган. Әлеге җәнлек су кырыена урнашкан хуҗалыкларга һөҗүм итә икән. Районның...
-
Температура 6 градус җылыга кадәр төшә
Татарстан синоптиклары фаразлавынча,иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яшенле яңгыр көтелә. Шулай ук төнлә, урыны белән 15-17 м/с тизлектә җил булачак, ә иртән һәм көндез - төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил. Төнлә Татарстан буенча температура 6-11 градус җылы тәшкил итә. Көндез 10-15...
-
Сабадан “Бег мира”(“Тынычлык йөгерүе”) халыкара факел эстафетасы үтте