28 июнь 2015 яңалыклары
-
Исерек йөртүче 7 пассажир белән баганага бәрелә: үлүче дә бар [фото 18+]
Бүген иртәнге сәгать 9да Түбән Кама районында Березовая Грива авылыннан ерак түгел урында юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, автомобиль салонында 8 кеше булган. Шуларның өчесе - балалар. Һәлакәт аркасында 1981 елгы ир-ат үлгән. Ул машина йөртүче янында утырып барган. Автомобиль белән идарә итүче 1986 елгы ир-ат исерек булган. Бәрелү...
-
Кызу көннәрне яшенле яңгырлар алмаштыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, киләсе атна башында республикада яңгырлы көннәр көтелә. Иртәгә, 29 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгыр яву ихтималы бар. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 17-22 метрга җитеп көчәя. Төнге сәгатьләрдә - 17-22, көндез 28-33 градус җылы...
-
Марат Кәбиров: Тормыш әйбәтләнә бит, җәмәгать
Игътибар итәсезме, соңгы арада тормыш әйбәтләнә бит, җәмәгать. Элек ничек иде? Кибеткә керәсең, очсыз гына хакка бер куртка алып киясең. Шуның белән йөрисең. Хәзер алай түгел. Хәзер без очсыз нәрсәгә бик якын килмибез. Чөнки беләбез, хакы түбәнрәк булган саен, аның сыйфаты начар була. Узган җәй Вьетнам базарыннан арзан гына хакка...
-
Йөк машиналары өчен төбәк юллары түләүле булачак
Авырлыклары 12 тоннадан арткан йөк машиналарына төбәк һәм җирле юлларда йөрүне чикләргә мөмкиннәр. Шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасы карамагына тәкъдим ителгән. Гомуми кулланылыштагы федераль юлга китергән зыян өчен йөк машиналарына бюджет файдасына түләү кертү турындагы карар кабул ителгән иде инде һәм ул быелның 15 ноябреннән кулланыла башлый. Депутатлар шундый...
-
Җир җиләге саткан акчага машина, фатир алабыз
Безнең якта кеше җәйге ялын җиләк вакытына туры китереп алырга тырыша. Барысында да бер генә уй: җиләк сатып, акча эшләү. Хәтта шуның белән генә көн күрүчеләр дә бар. Кемдер бу акчага мунча төзетә, кайберәүләр машина яңарта, кемдер малаена фатирга кадәр алып бирә. Аз йокларга, ялкауланмаска гына кирәк. "Аягың тыпырдамаса, авызың...