28 август 2014 яңалыклары
-
Сабага килгән немец Райнер Шуберт районыбызның гүзәллеген күреп шаккатты [+фото, видео]
Сабабыз үзенең ямьле табигате, чисталыгы, гүзәллеге һәм яшәү шартлары белән чит төбәктә яшәүчеләрне дә җәлеп итә. Узган атнада районыбызда Гамбургта яшәүче немец Райнер Шуберт булып китте. Алар бирегә якын дусты, коллегасы Мәскәү өлкәсендә яшәүче Татьяна ханым Купалова белән килгәннәр иде (Татьянаның Сабада туганнан туган сеңлесе Рәмзия Зарипова яши). Райнер әфәнде...
-
Бүген Сабада Премьер-министры Илдар Халиков катнашында яңа балалар бакчасы ачылды [+фоторепортаж]
Бүген районыбызда истәлекле вакыйга булды: Байлар Сабасында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков катнашында яңа балалар бакчасы ачылды.
-
29 август кыска эш көне итеп игълан ителде
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә. Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән № 1448-XII Законы нигезендә30 нчы август - Татарстан Республикасы көне эшләми торган...
-
Татарстанда Эбола бизгәге вирусы йөртүе мөмкин булганнар табиблар күзәтүендә
Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, федераль хезмәт җир йөзендә Эбола бизгәге вирусын йоктыруның 2127 очрагы теркәлгән, шуларның 1145ендә кешеләр үлгән. Аеруча Серра Леона (810 очрак, шулардан 348ендә кеше корбан булган) Либерия (786 очракның 413е кеше үлеменә китергән), Гвинея...
-
Шыңар урта мәктәбе укучысы Энҗе Билалова - иң шәп әйдәман
Әйдәман булу - зур дәрәҗә. Педагогика өлкәсендә баланың сәләтен, мөмкинчелекләрен ачу, аны үстерү мөһим урын алып тора. Мәктәп укучылары арасында талантлы остазларны барлау өчен республика күләмендә традицион рәвештә отряд әйдәманнары арасында "Иң шәп әйдәман" конкурсы үткәрелеп килә. Район күләмендә үткәрелгән конкурста Шыңар урта мәктәбе укучысы Билалова Энҗе (җитәкчесе - оештыручы-педагог...