28 ноябрь 2015 яңалыклары
-
"Саба дулкыннары" коллективы дискәтуккә чакыра
"28 нче ноябрь көнне Саба спорткомплексында дискәтук оештырабыз. КИЛЕГЕЗ, КӨТӘБЕЗ! Бергәләшеп ял итик!" - дигәннәр "Саба дулкыннары" коллективы социаль челтәрдә
-
Айдар Галимовка чәчәкләр түгел, балалар уенчыклары бүләк итегез
Җырчы: "Миңа чәчәкләрне 25 ел буена бик күп бирдегез. Әйдәгез, балалар уенчыклары, китапларга күчик. Мин аларны урнаштырыр урын табармын, мохтаҗ кешеләргә бирермен", - диде. Бу фикерне ул "Яшьләр-онлайн" тапшыруын яздырганда әйткән булган. Кичә тапшыруның алып баручысы Венера Иванова Айдарга беренче уенчыкны бүләк тә итте. Шулай итеп яңа акция башланды. Айдар...
-
Ана сигезенче каттан ике улын ыргыткан һәм үзе дә сикергән
Бу хәл кичә көндез була. Иркутскида хәзер әлеге фаҗига сәбәпләрен ачыклау белән мәшгульләр. 32 яшьлек ана сигезенче каттагы тәрәзәдән 2 һәм 4 яшьлек сабыйларын ыргыткан. Аннан соң алар артыннан үзе дә сикергән. Әни кеше урында ук үлгән, Балаларның берсе шифаханәдә җан биргән, икенчесенең дә хәле бик авыр ди. Әлмәт таңнары
-
Күрше райондагы ханымга күрәзәче хезмәте 400 мең сумга төшкән
Бу хәл Кукмарада булган. Агымдагы елның октябрендә Кукмараның Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым телевидениенең бер каналы аша баручы тапшырудагы "күрәзәче" белән элемтәгә керә. Күрәзәче аның белән телефон аша сеанслар уздыра. Әмма көннәрдән беркөнне аңа сеанслар өчен акча күчерү турында хәбәр итәләр. Әлеге ханым, үзенең акчалары җитмәгәч, күршеләреннән...
-
Җиңелчә буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 28 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
-
Никахтан соң алты кеше агуланган
Әлеге алты кешене дә хастаханәгә салырга туры килә. Бу хәл Нурлат районының бер авылында күзәтелә. Фаразлауларынча, әзер салатлар һәм башка азык-төлек суыткычта дөрес сакланмаган. Әлмәт таңнары
-
Саба шахматчылары III урынны алып кайттылар
19-22 ноябрьдә Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат клубының 40 еллыгы уңаеннан республика районнары һәм шәһәрләре арасында команда чемпионаты үткәрелде. Барысы 17 команда катнашкан бәйгедә халкы 35 меңнән артмаган районнар төркемендә Саба шахматчылары, актанышлылар һәм әтнәлеләрдән генә калышып, III урынны яуладылар. Әлеге нәтиҗәгә ирешергә Мулланур Мусин (Явлаштау), Азат Әхмәтов (Саба), Ирек...