29 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Компьютер буенча үткәрелгән “IT Олимпиада” җиңүчеләре арасында сабалылар да бар
Бүгенге тормышны заманча технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Заманнан калышырга теләмәгән өлкән буын вәкилләре дә бик теләп компьютер нигезләрен үзләштерә. 2014 елда "Өченче буын университеты" проекты кысаларында районыбызда барлыгы 300 өлкән кеше компьютерда эшләргә өйрәнгән. 27 гыйнварда өлкәннәр арасында бүгенге мәгълүмати дөньяга социаль яктан яраклашу, компьютер технологияләрен киң...
-
Тимершык мәктәбе сынатмый
Мәктәбебез яңа бинага күчкәнгә 10 гыйнварда бер ел булды. Яңа мәктәп төзелү шатлык-сөенеч белән беррәттән, җаваплылыкны да арттырды. Чисталык, тәртипне саклау гына түгел, безнең алга барлык заман таләпләренә туры килгән мәктәпнең дәрәҗәсен тагын да күтәрү бурычы да куелды. Белем йорты үз ишекләрен ачкан көнне Кызыл Мишә һәм Көек авылы балалары...
-
Хәсиятулла Насыйбуллины 17 яшендә сугышка алалар
Бабаем Хәсиятулла Насыйбуллин - авыр сугыш елларын үз башыннан кичергән кеше. Аны 1944 елның 13 мартында 17 яшендә сугышка алалар. Ул 1950 елның 1 ноябренә хәтле Көнбатыш Украинада, чик сакчысы булып, кече сержант вазифасында хезмәт итә. Ни генә күрмәгән бабам сугышта.... Өсләренә дошман бомбалары яуган, җирләр тетрәгән, шәһәр-авыллар янган, күпме...
-
Тимершыкта дин сабагын хаҗия Фәймә Сафина өйрәтә
23 декабрьдән алып 22 гыйнварга кадәр изге Мәүлид ае барды. Шул хөрмәттән 18 гыйнвар көнне Тимершык авылы мәчетендә Мәүлид ашы булып узды. Дини бәйрәм азан әйтеп, мәчет намазын уку белән башланып, авылыбыз мулласы Исрафил абый Бариев вәгазе, Коръән сүрәләре уку белән дәвам итте. Ул һәркемне үзенең моңлы тавышы белән сокландырып,...
-
Саба полициясенә десант төшкән
Өченчекөн "Студентлар десанты" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба аграр көллияте укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә экскурсиядә булдылар. Аларны бүлек эшчәнлеге белән таныштыруны кадрлар мәсьәләләре буенча начальник урынбасары Булат Сабиров, штаб начальнигы Людмила Юзеева үз өстенә алды. Алар студентларны хокук саклау органнарында эшләү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге...