29 февраль 2016 яңалыклары
-
Леонардо Ди Каприо "Оскар"лы булды
Америка актеры Леонардо Ди Каприо беренче тапкыр "Оскар" премиясенә лаек булды. Аны "Иң яхшы актер" номинациясе буенча бүләкләделәр. Ди Каприо режиссер Алехандро Гонсалес Иньярритуның "Выживший" (The Revenant) фильмында төп рольне башкарган иде. Шулай итеп аңа аучы Хью Гласс роле алтын статуэтка өчен алтынчы көрәшендә уңыш китерде. Интертат.ру
-
Гөлдания Хәйруллина «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Дәүләт бүләген җырчыга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган. - Президенттан җылы сүзләр ишетеп, дәүләт бүләген алу - бик рәхәт, күңелле. Эшләгән эшеңә, хезмәтеңә зур бәя биргәч, канәгатьлек хисләре тоясың. Күңелдә җылы хисләр уяна һәм иҗат итү теләге...
-
1888 ел 29 февраль - Герман Холлерит беренче электр исәпләү машинасы уйлап таба
-
1288 ел 29 февраль - Шотландия яңа закон үз көченә керә – хатын кыз ир-атка өйләнергә тәкъдим ясап, ир-ат баш тартса, ул штраф түләргә мәҗбүр була
-
29 февраль - Халыкара сирәк очрый торган авырулар көне
-
Сабада юлчылар спартакиадасы үтте [фоторепортаж]