29 июнь 2022 яңалыклары
-
95 яшьлек юбиляр
Бу көннәрдә Мингәр авылында яшәүче Бибиниса Гыйният кызы Баһманова 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярга мәртәбәле бүләкне җирлек башлыгы тапшырды.
-
Алан Елга авылында кунакта [фоторепортаж]
Алан-Елгага 18 нче гасырда Шекше авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Шекше янындагы таулар, тау аслары урманнар белән капланган була. Кешеләр урманнарны кисеп, төпләрен алып яндыралар. Шушы көлле җирдә чәчүлекләр ясап, елга буена килеп яши башлыйлар. Шулай кеше кулы белән аланнар, болыннар барлыкка килә. Исеме дә шуңа Алан-Елга дип атала башлый. 1931 елларда Алан-Елга “Тельман” колхозы дип йөртелә,1956 елда күмәк хуҗалыкларны эреләндерү чоры башлангач, Сәрдә, Шекше, Алан Елганы кушып, “Ирек” колхозы барлыкка килә. Бүгенге көндә Алан Елга Шекше авыл җирлегенә керә. Ике авылны бер-берсеннән исемнәре күрсәтелгән элмә такта гына аерып тора. Алан Елгада хәзер 102 хуҗалык исәпләнә, 289 кеше яши.
-
Автоледилар! Сез әзерме?
Күптәнге традиция буенча быел да 2 июльдә Сабада автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2022“ бәйгесе үткәреләчәк
-
Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының яңа формасы чыга
Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының яңа формасы турында закон үз көченә керә. Аның нигезендә, полислар уникаль символлар ярдәмендә иминиятләштерелгән затларның бердәм регистрына кертеләчәк. Шулай итеп, сәламәтлек саклау системасында “цифр”га күчү кәгазь полис йөртү мәшәкатеннән коткарачак.
-
Заманы – нинди, һөнәре – шундый
Яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итү эше системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “ТНВ” депутатлар төркеме белән “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте югары советының уртак утырышында әйткән сүзләре бу.
-
Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?
Һәм аны күпме ашарга мөмкин? Табиблар белдерүенчә, бу кызыл җиләкне артык куллану кешедә, бигрәк тә балаларда, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә аны атнасына 3 тапкырдан да ешрак ашарга киңәш ителми.
-
Автоматизированная упрощенная система налогообложения
28 июня 2022 года в Кабинете Министров Республики Татарстан состоялся брифинг с участием руководителя Управления Федеральной налоговой службы по Республике Татарстан М.А. Сафиуллина.
-
Үзара салым акчасына юл ремонтлана
"Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына юл ремонты эше төгәлләнде.
-
Сабада атларга утырып көрәшү (Аударыш) буенча дөнья чемпионаты үткәрелде
Атларга утырып көрәшү стилендәге спорт уенына чит илләрдән, Россия төбәкләреннән җайдаклар килде
-
Аллаһы Тәгалә ипи туклыгыннан аермасын
Сугыш чыкканда алар балалар гына иде... Әмма каһәр суккан бу афәт алар язмышына да үтеп керде, татлы хыялларын җимерде, сабыйлык бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен нык татыдылар: өлкәннәр белән авыр хезмәттә ватылдылар һәм иң яманы – ач үлем белән күзгә-күз очраштылар...
-
Психологик ярдәм күрсәтү хезмәте җиңүчеләр рәтендә
"Психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, педагог - психолог Ногманова Алинә Икрам кызы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән грантта катнашып, «Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү» номинациясендә җиңүче булды.
-
Пошилар, кыр кәҗәсе һәм кабан дуңгызларының машинага килеп бәрелү очраклары ешайган
Кинәт кенә юлга килеп чыккан кыргый җәнлекләрнең машинага килеп бәрелү очраклары ешайган. Шул сәбәпле Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне артыгын кумаска, кыргый хайваннарның килеп чыгу ихтималы булган урыннардагы билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска, күбрәк көн яктысында, бик игътибарлы һәм сак йөрергә йөрергә киңәш итә.
-
Помидор нинди чирдән саклый беләсезме?
Эндокринолог Алексей Калиничев кайбер яман шеш авыруларын профилактикалау өчен нинди яшелчәнең нәтиҗәле чарасы булуын сөйләде. Табиб белдерүенчә, помидор яман шеш һәм баш мие авыруларына каршы көрәшергә булыша.