29 август 2015 яңалыклары
-
Татарстанда ике үсмер, селфи ясаганда, күпердән тимер юлга егылып төшкән
Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе Татарстан территориясендә Горький тимер юлында 14 яшьлек 2 казанлының зыян күрү очрагы буенча башлангыч тикшерү үткәрә. Фаразлар буенча, кичә 18.00дә Дәрвишләр бистәсе - Восстание - Пассажирское юл участогында үсмер кыз белән егет, селфи ясаганда, автомобиль күпереннән ычкынып төшеп китә һәм төшү барышында...
-
Савап кылыйм дисәң
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды, Корбан бәйрәме уңаеннан, "Мохтаҗларны ашат" дип аталган акция игълан итә. Мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр фондка мөрәҗәгать итә һәм 7500 сум акча китерә ала. Җыелган акчага бәрәннәр сатып алына. Итләр мохтаҗларга өләшенә. Белешмәләр өчен телефон: 89872752959 яки 225-33-22. Шәһри Казан
-
Акчамы, дарумы: сайлар өчен октябрьгә кадәр вакыт бар
Татарстанда 71,3 процент кеше үзенә тиешле социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Бушлай дарулар алганчы, ай саен 716 сум пособие алып баруны кулайрак күрә халык. Ни өчен? Кеше сәламәтлегенә карата игътибарсызмы, акчаны янда калдырырга телиме? Кеше авырып китсә ничә сумга төшәргә мөмкин? Социаль хезмәтләр җыелмасын алыргамы, юкмы икәнен кеше елына бары...
-
Алдан сайларга да була
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе "Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу хокуклары һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында"гы Федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә вакытыннан алда тавыш бирү чорында территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең эш графигын раслады. 2015 елның 13 сентябрендә - Татарстан Республикасы Президентын һәм Саба муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле...
-
Миләүшә һәм Расим Шакировлар Кремльдә кунакта
Республика көне алдыннан, 26 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Миңнеханова исеменнән республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Бу бергәләп 50 елдан артык гомер кичергән бәхетле парлар, күп балалы, асрамага бала алып тәрбияләүче гаиләләр, Бөек...
-
Республикабызга – 25 ел
Хөрмәтле райондашлар! Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Татарстан Республикасы көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз.
-
Амнистия – төзәлү мөмкинлеге
Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан амнистия игълан иткән иде. Әлеге гуманлы чараның срогы 6 ай. Ягъни амнистия 24 апрельдән башланды һәм 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Амнистиягә җәза срокларын үтәүчеләрнең үзләрен уңай яктан күрсәткәннәр, элек хөкемгә тартылмаганнар, аеруча авыр җинаятьләр кылмаганнар,...
-
Экология өмәсендә катнашыйк
Илебез төбәкләре һәм шәһәрләренең экологик мохитен яхшырту максатларында, Бөтенроссия иҗтимагый экология хәрәкәте башлангычы белән 29 августта "Яшел Россия - Бөтенроссия экологик өмә" акциясе уздырылачак. Мәктәпләрдә укулар башлангач, 1 сентябрьдән "Яшә, урман!" Бөтенроссия көзге акциясе старт алачак. Яшәгән җиребездә чисталык булдыру өмәләрендә актив катнашыйк.
-
Алтын медальләр безнекеләрдә
Инвалидларның Новочебоксарск шәһәрендә үткәрелгән II Бөтенроссия спартакиадасында Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Азат Сәмигуллин (тренеры Рәшит Кәримов) 1500 метрга йөгерүдә - 2нче, 5000 метрда 1нче урынны яулап, ярышларның алтын медален алды. Шулай ук 22 августта Төмән шәһәрендә пауэрлифтинг буенча үткәрелгән ачык чемпионатта районыбыз спортчылары Денис Гордеев һәм Илфат Гатауллин да...
-
Җыеннарны көтеп алалар
Авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә. Халык белән узган атна ахырында очрашулар Явлаштау, Ике басу Арташ авылларында узды, мәдәният йортлары халык белән тулы иде. Гражданнар мондый җыеннар, очрашуларны көтеп ала, районнан килгән төрле хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре белән фикерләшә, киңәшләшә, тәкъдим-үтенечләрен җиткерә. Әйтик, Явлаштауда халык пай җирләре өчен терлек азыгы алу,...