29 сентябрь 2014 яңалыклары
-
“ОЛИМП” стадионында укучылар арасында Көзге кросс булып үтте
27 нче сентябрь көнне Байлар Сабасының "ОЛИМП" стадионында укучылар арасында Көзге кросс булып үтте. Ярышта барлыгы 220 укучы катнашты. Алар 200 м, 400 м, 500 м, 1000 м араларны йөгереп уздылар. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Шәмәрдән лицее Сатыш урта мәктәбе Саба гимназиясе
-
"Социаль пакеттан баш тартып гариза язганнан соң, ярдәм өмет итеп әллә кайларга барсаң да, хәл итеп булмый"
- Социаль пакеттан баш тартып гариза язганнан соң, ярдәм өмет итеп әллә кайларга барсаң да, хәл итеп булмый. Андый очраклар да булды. 1 октябрьдән соң никадәр үкенечле булса да, карарны Россия законы буенча 1 ел дәвамында үзгәртү мөмкин түгел, - ди Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсе начальнигы Рөстәм...
-
Транспортка һәм шәхси милеккә билгеләнгән салымнарны 1 ноябрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк
Транспортка һәм шәхси милеккә билгеләнгән салымнарны физик затлар 2014 елның 1 ноябренә кадәр түләп бетерергә тиеш. 2015 елда бу срок тагын да кыскара: салымнарны 1 октябрьгә кадәр үк түләргә туры киләчәк. Безне исә быелгы вәзгыять кызыксындырды. Физик затлардан җирле бюджетка салымнар түләнүе белән кызыксынып, районара салым инспекциясенең бүлек начальнигы Вәсилә...
-
Мини-футбол буенча Татарстан чемпионатында безнекеләр - беренче
19-21 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә инвалидлар арасында мини-футбол буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Әлеге ярышта Саба районы егетләре Актаныш, Азнакай, Тукай, Түбән Кама командаларыннан өстен чыгып, 1нче урынны яуладылар.