29 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге һәрберебездән тора”
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына бүгенге еллык юлламасын: «Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!» - дип татарча эндәшеп, беренче булып Татарстан өчен быелгы иң әһәмиятле вакыйгаларны барлаудан башлады. Алар: Спортның су төрләре буенча дөньямпионаты, 2019 елда WorldSkills - эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үзебездә үткәрү хокукын яулау һәм Президент сайлаулары. Президент...
-
Ике яшь бала атасына 1 кило спайс нигә кирәк булган
Хәзер кулга алынган ир өч ел төрмәдә утырачак. 39 яшьлек ирне җәй көне полиция хезмәткәрләре туктата. Аның кесәсендә 1,136 г спайс табып алалар. Түбән Камада яшәүче ир аларны тартып карау өчен алганын белдерә. Ике яшь бала атасын суд өч елга ирегеннән мәхрүм итә. Әлмәт таңнары
-
Яңа елда 27 көн бәйрәм итәбез
Россия Хөкүмәте 2016 елда бәйрәмнәрдә ял итү көннәрен билгеләде. Нәтиҗәдә, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә киләсе елга 21, 22, 23 февральдә ял итәчәкбез. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дүрт көн - 5-8 мартта ял каралган. Май аенда 1,2,3, шулай ук 7,8, 9 - бәйрәм яллары. Россия халкын 11-13 июньдә һәм...
-
Сабага салкыннар килә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 29 сентябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
-
Сәгатьне бер сәгать алга
«Российская общественная инициатива» федераль интернет чыганагында халыкка сәгатьне күчерү турындагы тәкъдим белән чыкканнар. Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга күчерү турында сораштыру уздырылган. Бу электр энергиясен экономияләргә, халык куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, диелгән сайтта. Әлеге фикерне сораштыруда катнашучыларның 18е хуплаган, 17се кире каккан. Шәһри Казан
-
Кибеттә балык сайлау серләре
Балыкны вакытында сатмасаң, ул бик тиз сыйфатын югалта, ә кибетчеләр, күп дигәндә, 10 процент товарны гына исәптән чыгара алалар. Шуңа күрә дә хәйләсез дөнья - файдасыз, ди алар. Балык алганда алданмас өчен, озак еллар балык саткан бер ханымның киңәшләрен тәкъдим итәбез: балыкны сатып алганда аңа ябыштырылган этикеткага гына ышанып бетмәгез,...
-
Авыл халкы яклауга мохтаҗ
Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев, мөгезле эре терлек һәм кош-корт санына чикләү кертү мәсьәләсен өйрәнергә боергач, халык Хрущев заманнарын искә төшереп, һәр сыер башына салым түләргә туры киләчәк, дип шаулаша башлады. Бу карар әлегә проектта гына һәм салымны һәр сыер башыннан түгел, ә биш сыеры булган кешеләрдән генә түләтергә җыеналар....
-
Ризат Рамазанов хатыны Зинира белән ничек танышкан
Танылган юморист, җырчы Ризат Рамазановның тормышы иптәше Зинира белән башкара торган "Бул үземә генә" җыры соңгы вакытта популярлашып, хит-парадларның югары баскычларын яулый башлады. Ризат күпләргә "Кредит" юмор төркеме юмористы буларак та таныш әле. Ә Зинира кайда булган һәм ни өчен әлегә кадәр җырламаган? "Зинира тумышы белән Башкортстан ягыннан. Аның белән...