29 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида "КАМАЗ" күпердән төшеп киткән [+фото]
27ноябрь көнне Лениногорск районында Шөгер һәм Кәркәле авыллары арасындагы күпердән "КамАЗ" машинасы суга төшеп киткән. Бәхеткә, кабинада булган ике кеше дә исән. Алар хастаханәгә озатылган. Интерат.ру
-
Әлмәттә 15 яшьлек кыз бәби көтә
Балигъ булмаганнар комиссиясенең чираттагы утырышында 8 нче сыйныфта белем алучы кызның эше каралган. 15 яшьлек кыз бер-ике айдан бәби алып кайтырга тора. Әнисе аны кичке мәктәпкә укырга күчерүләрен сорап, гариза язган. Кызның да, ананың да йөзендә бер оялу төсмере дә, гаепле караш та юк, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. Инетртат.ру
-
Елыш авылында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 28 ноябрь көнне, 11:45 сәгаттә Елыш авылын чыгышлый ике машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр ачыклана.
-
Сабада районыбызның иң көчле шашкачылары көч сынашты
Сабада үткәрелгән турнирда районның иң көчле шашкачылары көч сынашты. Ярышларда Азат Әхмәтов - 1нче, Шамил Галиев (Юлбат) - 2нче, Хәмит Вәгыйзов - 3нче, Илфат Ханнанов (Саба) 4нче урыннарны яуладылар.
-
Хезмәтләре өчен финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре бүләкләнделәр
Финанс системасы органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы финанс-бюджет палатасының учет һәм хисап бүлеге начальнигы Гөлнара Мөхәммәтфәнис кызы Заһидуллина, баш белгече Миңсәрия Миңнегали кызы Дәүлиева Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Ноябрь аенда Сабада 10 исерек йөртүчене тоткарланды
Ноябрьдә, бәйрәм көннәре күп булгангамы, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә итүчеләр күбәеп киткән. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә бу айда 10 исерек йөртүчене тоткарладылар. Әйтик, Икшермә авыл җирлеге биләмәсе территориясендә 4 ноябрьдә - А.га, 7сендә М.га беркетмә төзелде. Аларга 1,5 елга транспорт белән идарә итү...
-
Ак чәчәкләргә тиң гомер
Фельдшер, ир хатыны, ана. Ә исеме нинди әле - Гөлшаһидә. Шуңа күрә Яңа Мичән медпункты мөдире Г.Зәйнетдинова белән очрашкач сүзне: "Телевизордан күрсәтелгән "Ак чәчәкләр" киносын карый алдыңмы соң?" дигән сораудан башладым.
-
Гаилә аналар белән көчле [+фото]
Районыбызда яшьләргә үрнәк булырлык эшсөяр аналар бик күп. Бигрәк тә авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында төп эшче көчләр - хатын-кызлар. Аларның күбесе әниләр.
-
Нур сибүче кояш кебек
Мөлаемлылык, зирәк акыл, гадилек, эчкерсезлек, миһербанлылык. Кешене чын шәхес итүче әлеге күркәм сыйфатлар минем язмам героен да бизи.
-
Альбина һәм Айдар Хантимеровлар иң иҗади гаилә [+фоторепортаж]
Казанда Халыклар дуслыгы йортында 2015 елның Татарстанда яшәүче иң күркәм гаиләсе ачыкланды. Әлеге мәртәбәле исем өчен "Күркәм гаилә" республикакүләм бәйгесенең район этапларында җиңеп чыккан 10 гаилә дәгъва кылды. Безнең районнан катнашкан Альбина һәм Айдар Хантимеровлар (Тимершык) гаиләсе финал турына үтте һәм "Иҗади гаилә" номинациясендә бүләкләнде. Альбина -балалар бакчасы тәрбиячесе, Айдар...
-
Әниләр көне белән!
Хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сез иң гүзәл, кадерле, газиз кешеләребез.