30 апрель 2014 яңалыклары
-
Районыбызның яшь автомобильчеләре республикакүләм бәйгедә өченче урын яулады [+фото]
Узган җомгада "Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе" филиаллары арасында автомногоборье буенча VIII республика конкурсы булды. Автомобиль мәктәпләре филиалларының эшчәнлеген пропагандалау һәм балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен профилактикалау максатында үткәрелгән бәйгедә Саба филиалы (директоры Илшат Әхмәтшин) өчен Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары Мәүлит Бикбаев, Ранил Вафин, Салават Мөхәммәтгалиев составындагы команда чыгыш ясады. Яшь автомобильчеләр...
-
Татар телен иң яхшы белүче дип япон егете танылган
Казанда узган Халыкара татар теле олимпиадасынның гран-приена Япония егете Юто Хишияма лаек булды. Юто Токио каласында чит телләр университеты аспирантурасында укый, татар телен үзлегеннән өйрәнә. Япон егетенең теләге - Казанда олуг татар теле белгечләреннән сабак алу иде. Хәзер аның хыялы тормышка ашачак. Сентябрь аеннан япон егете Казанда татар телен фәнни...
-
Игътибар: мошенниклар участок табиблары булып таныштырып халыктан акча урлап йөри
Соңгы вакытта яңа төр мошенниклык очраклары күзәтелә: явыз ниятле кешеләр үзләрен участок табиблары дип таныштырып һәм Җиңү бәйрәме алдыннан хәл белү сылтавы белән өлкән яшьтәгеләрнең йортларына, фатирларына үтеп керәләр һәм акчаларын, башка кыйммәтле әйберләрен урлыйлар. Таныш булмаган кешеләрдән сак булырга чакырабыз. Людмила Юзеева. штаб начальнигы, милиция подполковнигы.
-
Районда өстәл теннисы буенча команда чемпионаты башлана
Районда хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре командалары арасында өстәл теннисы буенча команда чемпионаты башлана. Ярышлар өч этапта үтәчәк. Хезмәт коллективлары 12 майга кадәр әлеге спортта иң көчле уенчыларны (1 ир-егет, 1 хатын-кыз, җитәкче) сайлап алырга тиешләр. Зона этабы Сабада һәм Шәмәрдәндә 12 майдан (хезмәт коллективлары) һәм 19 майдан (авыл җирлекләре)...
-
Районда Бөек Җиңүгә багышланган традицион узыш үткәрелә
Май бәйрәмнәре чараларын спорт ярышлары да тулыландыра. Йөгерешчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап 8 май көнне үткәреләчәк XII традицион узышка әзерләнә. Җиңүчеләр IX-XI сыйныф укучылары, 18-29, 30-39, 40-49 яшьлекләр һәм 60тан өлкәнрәкләр арасында билгеләнәчәк. Призерларга Грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылачак. Ярышта катнашучы өчен табиб белешмәсенең булуы шарт. Узган елгы...
-
Сабада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 70 төп каен, юкә агачы утыртылды
Саба урманчылары 26 апрельдә Бөтенроссия Агач утырту көнендә актив катнаштылар. Аграр көллият каршында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 70 төп каен, юкә агачы утыртуда 55 кеше эшләде. Кукмара һәм Балтач районнары биләмәсендә 6 гектар мәйданда 25 мең төпкә якын нарат, акация үсентеләре утыртылды.