30 июнь 2015 яңалыклары
-
Чаллыда йөзләгән тамашачы каршында егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган [+видео]
Чаллыда Америка футболы матчы вакытында Тимур исемеле егет сөйгән кызы Александраны кияүгә чакырган. 10 камера һәм йөзләгән тамашачы алдында кыр уртасына чыккан кыз оялып калган. Тимур исә микрофонга сүзләрен әйткән. Александра ризалашкан. Туйлар.ру
-
Бердәмроссиялеләр конференциясе
23 июньдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Саба җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясе булды. Аның эшендә 99 делегат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков катнашты.
-
Япониядә роботлар өйләнешкән [+видео]
Япониядә тарихта беренче тапкыр роботлар язылышкан, дип хәбәр итә Demotix порталы. Фройс роботы - кияү егете һәм и андроид Юкирин - кәләш рәсми төстә гаилә корган. Әлеге тантаналы чарада бу роботларны уйлап чыгарган кеше Маява Денки да катнашкан. Ул хәтта, әти ролендә, кәләшне чиркәүгә кадәр озата барган. Туйлар.ру
-
Михаил Боярский эшләпәсез: Нагиев инстаграмга кызыклы фотосын керткән
Дмитрий Нагиев үзенең инстаграмдагы битенә кызыклы фотосын керткән. Ул Инна Чурикова һәм Михаил Боярский белән селфига төшкәннәр. Боярский эшләпәсез бик кызык күренә, ә Нагиев чәч үстергән.
-
Балтач районына гарасат зур зыян салган [фоторепортаж]
"Әлеге фотоларда табигать китергән бәла-казаларның бер өлеше генә сурәтләнгән. Районыбызның калган авылларында да мондый хәлләр булмагандыр, дип әйтеп булмый. Әле ярый кеше хәсрәтләре күрмәдек, мал-туарларыбыз исән-сау, йорт-җирләребез урынында, юлларда хәвеф-хәтәрләр булмады" - диелгән baltaci.ru сайтында. фотолар: http://baltaci.ru/
-
Салават Миңнеханов та ураза тота
- Аллага шөкер, Ходай рәхмәте белән, ураза тотам. Беренче көнне Азнакайда идем. Ул көнне Гүзәлемнең «Әни, әни» дигән җырына клип төшердек. Ифтар да Азнакайның «Ак мәчет»ендә булды. Клип бик матур килеп чыгар төсле, кадрларны караганда ук каз тәннәре чыга. Уразаны ай буе тотарга ниятлим. Көн саен ифтар мәҗлесенә йөрим. Күп...
-
Саба районына салкынча һава торышы килә
Республикада урыны белән яшен һәм көчле җил булуы фаразланыла. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитә.
-
Физика законнарына исерекләр дә буйсына: Саба-Лесхоз юлында һәлакәт [+фото]
Бүген, 30 июнь төнендә, Саба-Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте була - исерек хәлдә булган "Рено Сандеро" йөртүчесе каты тизлек белән барганда машинаны юлда тотып кала алмый һәм юл читенә төшеп әйләнеп каплана . Һәлакәттә машина йөртүче зыян күрә.