30 июнь 2021 яңалыклары
-
Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы
Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды.
-
Рөстәм Миңнеханов Сабада һәм тагын 37 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар имзалады
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына биш көндә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү чараларын билгеләү йөкләнә.
-
1 июльгә һава торышы
1 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз булуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +17..+22˚, көндез +24..+29˚ градус.
-
Пенсионерлар арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Өченче яшь" спартакиадасы
29нчы июньдә Казан шәһәрендә пенсионерлар арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Өченче яшь" спартакиадасы булып узды. Катнашучылар түбәндәге төрләрдә көч сынашты: өстәл теннисы, дартс, ядрә белән ату, йөзү.
-
Путин төбәк башлыкларына халык белән аралашуда Татарстан тәҗрибәсен карарга киңәш итә
Россия Президенты төбәк җитәкчеләренә үзләренең туры элемтәләрен үткәрергә тәкъдим итте.
-
Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: «Вакцинациядән башка эпидемияне җиңү авыр булачак»
Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры профессор Рөстәм Хәсәнов Россия Президенты Владимир Путинның мәҗбүри вакцинация турындагы фикерен хуплавын белдерде. «Россия Президентының «туры элемтә» вакытында әйткән фикере белән килешәм. Эпидемия күтәрелгән очракта, төбәк җитәкчеләре мәҗбүри вакцинация кертергә хокуклы, бигрәк тә хәвеф төркемнәре өчен. Вакцинациядән башка эпидемияне җиңү авыр булачак. Мин үзем дә коронавируска каршы вакцина ясаттым», – диде ул.
-
Бүген Саба аграр көллиятендә чыгарылыш тантанасы узды
Уку йортын тәмамлаучы 134 укучы кулларына белгечлек таныклыгы алды. Чарада район җитәкчелеге, студентларның әти-әниләре, булачак авыл хуҗалыгы белгечләре хезмәт чыгуы алган хуҗалык җитәкчеләре дә катнашты.
-
Путин: Медицина чикләве булса, хезмәткәрдән прививка ясату таләп итәргә ярамый
Россия Президенты коронавирустан мәҗбүри вакцинация турындагы сорауларга җавап бирде.
-
Россия Президенты Владимир Путин мәҗбүри вакцинацияне хупламавын белдерде
Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин туры эфир вакытында коронавируска каршы вакцинация турындагы сорауларга җавап бирде.
-
Кече Шыңарда җәйге каникул вакытында үткәрелгән чаралар
Кече Шыңар мәдәният йортында җәйге каникуллар вакытында балалар белән эш алдан төзелгән план буенча алып барыла. 24 июнь көнне мәдәният йортында наркомания темасына танып белү программасы үтте. Чара барышында балалар төрле хәлләрдән чыгу юлларын таптылар, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган буклетлар белән таныштылар.
-
Пенсия фондында яңа пособиеләр түләнмәскә мөмкин булган очракларны атадылар
«Гаиләдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артса, гариза дөрес тутырылмаса, дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат тапшырылса, яңа пособиеләр түләнмәячәк», — диде Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә күпфатирлы иске йорт сүтелде
Фоторепортаж.
-
Тенекидә “Капка төбе” чарасы
Яшьләргә ятрак булса да, өлкән буын хәтерлидер, авылларда кич җиттеме капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде. Соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, кемдә өмә ясыйсы, кемгә булышасы, нинди бәйрәм оештырасы – барысы да шунда сөйләшенә. Аннан соң күңел ачулар башлана. Гармунга кушылып җырлау, уеннар, биюләр, капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде.Өлкәннәр сагынып искә төшергәндә, 25 июнь көнне Тенеки авыл клубы мөдире менә шушы гореф-гадәтне яңартып, “Капка төбе” дип аталган чара оештырды.
-
Татарстанда яшь белгечләрнең һәм яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту процессы гадиләштерелә
Татарстан Республикасы министрлыклары тарафыннан яшь белгечләргә һәм яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү буенча масштаблы эш алып барыла.
-
“Автоледи“да катнаш
Күптәнге традиция буенча быел да 3 июльдә, ЮХИДИ хезмәткәрләре көненә туры китереп, Сабада автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2021“ бәйгесе үткәреләчәк. Катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре теоретик биремнәрен үтәү һәм машина йөртү осталыгы бәяләнәчәк. Шулай ук машина бизәү буенча да урыннар билгеләнәчәк. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр, 89274142520 (Гүзәл Ягәфәрова) телефонына шалтырата ала.