30 июль 2020 яңалыклары
-
Район “автоледи”е билгеле, ул – Снежана Вахитова
Кичә Сабада юл хәрәкәтендә катнашучы хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында транспорт чаралары белән идарә итү осталыгын камилләштерү, автомобиль йөртү культурасын пропагандалау максатында үткәрелүче “Автоледи-2020” бәйгесенең район туры булды. Быелгы бәйгедә 13 хатын-кыз катнашырга теләк белдергән.
-
Федераль инспектор кабул итә
Агымдагы елның 5 августында Татарстан Республикасында баш федераль инспектор Виктор Демидов Байлар Сабасында шәхси сораулары буенча гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Аның белән берлектә сабалыларны кызыксындырган сорауларга республика прокуратурасы, Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе җитәкчеләре дә җавап бирәчәк. Алдан язылу өчен дүшәмбе-җомга көннәрендә 9дан 16 сәгатькә кадәр 8(843) 221-80-36 телефонына шалтыратырга кирәк.
-
ДКУ «Саба урманчылыгы» административ бинасын төзекләндерү
Хәзерге вакытта ДКУ «Саба урманчылыгы» административ бинасының цоколь катын гидроизоляцияләү эшләре бара.
-
Үрнәк гомер юлы үткәннәр
27 июльдә Чәбки-Саба авылында яшәүче Сәкинә Солтангәрәй кызы Насыйбуллинага 90 яшь тулды. Ул әти-әнисе Түбән Тагил шәһәренә кунакка барган вакытта дөньяга килеп, алар гаиләләре белән кабат туган яклары – Зәй районы Карман авылына кайтып төпләнгәннәр. Сугыш башлангач, Сәкинә апа да олылар белән беррәттән, колхоз эшенә чыгып, ашлык сугу машинасында эшли.
-
Татарстанда һава температурасы +31 градуска кадәр җылыначак
30-нчы июльдә Татарстан башкаласында кыска вакытлы яшенле яңгыр булырга мөмкин.
-
КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
Тиздән мөселманнар өчен олуг бәйрәм - Корбан гаете якынлаша. Ул быел 31-нче июльгә туры килә. Район мөхтәсибәте Корбан гаете көнне җәмәгатьне сәгать 3.15тән дә калмыйча мәчетләргә яки гает үткәреләсе урыннарга (өстән яңгыр явып тормаганда, ачык һавада укылачак) җыелырга чакыра.
-
ПАО «Транснефть» расширяет сотрудничество с промышленным комплексом Пермского края
29 июля 2020 года делегация ПАО «Транснефть» под руководством вице-президента компании Павла Ревель-Муроза посетила ведущие промышленные предприятия Пермского края с целью их привлечения к производству продукции для организаций системы «Транснефть» и расширения сотрудничества с ними в рамках программы импортозамещения.