30 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Токмачның да бәясе артырга мөмкин
Ярмаларга бәя арту турында язган идек инде. Хәзер менә токмачны да шул ук язмыш көткәнлеге турында хәбәрләр йөри башлады. Токмач җитештерүче «Экстра М» ширкәте мөдире Андрей Дрибный белдерүенчә, әлегә эре ширкәтләрдә чимал бар, әмма ул беткәч, алар сату бәяләрен күтәрергә мәҗбүр булачак.
-
Антарктидада беренче тапкыр азан әйтеләчәк
Татарстанның Урыс географик җәмгыяте Антарктидага экспедиция оештыра. Котыпчыларга Казан митрополиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Казан Изге Ана иконасы һәм Коръән тапшырылачак. Антарктидада беренче тапкыр азан әйтеләчәк һәм мөселманнарның изге китабы барлыкка киләчәк.
-
Байлар Сабасының Муса Җәлил һәм Мәктәп урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте [+фото]
24 ноябрь көнне 12 сәгать 20 минутта Байлар Сабасының Муса Җәлил һәм Мәктәп урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте була - LADA 111930 һәм LADA GRANTA219010 машиналары бәрелешә.