31 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Байлар Сабасында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 30 гыйнвар көнне, 19:15 сәгаттә Байлар Сабасында юл-транспорт һәләкате була. Ике машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк.
-
Сабада халыктан 1 литр сөтне кем күпмегә сатып ала?
Хуҗалык итүче субъектларда (сөт җыйнаучыларда) халыктан 1 литр сөтне сатып алу бәяләре (2016 елның 20 гыйнварына, сумнарда). КФХ Гаянов Н.Х. 17,50 КФХ Гайсин И.З. 17,50 КФХ Абдуллин Д.Т. 17,00 КФХ Рәхимуллина Ф.Г. 17,00 КФХ Шәвәлиев Ф.Г. 18,00 ССПК «Саба» 17,50 КФХ Мөхәммәтшина Г.Ш. 17,00 ООО «Тулпар-1» 17,50 ИП Галләмов А.Д....
-
Узган шимбәдә Сабада узган чаңгы ярышларының җиңүчеләр исемлеге
Узган шимбәдә Сабада үткәрелгән чаңгы ярышларында 48 спортчы катнашты. Өч төркемгә бүленеп уздырылган бәйгедә 18-35 яшьлекләр арасында - Раида Абдуллина (хатын-кызлар) белән Данил Ганиев (ир-егетләр), 35-50 яшьлекләр категориясендә - Олеся Хәбирова һәм Дамир Шакирҗанов, 51 яшьтән узганнар арасында Гөлсем Миңнеханова (Лесхоз) белән Линар Шәяхмәтов (Шәмәрдән) җиңү яулады. Студентлар арасында Алинә...
-
Районда икенче тапкыр шахмат һәм шашканы берләштереп уйнау турниры үткәрелде
Ярышта 12 спортчы, шул исәптән олылардан Мәгъсум Галиуллин, Рафаэль Хөснетдинов, Мәгъсум Гаффаров, Нәкыйп Рәхимов катнашты. Иң күп очконы (17) Явлаштаудан атаклы шахматчы Мулланур Мусин җыйды. Икенче урын өчен 15әр очко җыйган Азат Әхмәтов белән Мәгъсум Гаффаров уйнады. Исәп 1:1 булгач, судья жирәбә салды һәм җиңү М.Гаффаровка бирелде. Зөфәр Мөхәммәтшин белән...
-
Юлбат авылы кызы Гүзәл – тагын чемпион
Юлбат авылы кызы, Саба гимназиясенең XI сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова Казанда 21-24 гыйнварда халыкара шашка буенча үткәрелгән ачык республика беренчелегендә чираттагы җиңүен яулады.
-
Саба полицейскийлары иң яхшылар исемлегендә
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында 2015 елда иң нәтиҗәле эшләгән территориаль бүлекләрне игълан иттеләр. Саба районы бүлеге 3нче категориядә гомуми эшчәнлек буенча 3нче нәтиҗә күрсәтте һәм Диплом белән бүләкләнде. Саба полицейскийлары шулай ук спортның гамәли төрләрендә дә 2нче призлы урынны алып, Грамотага һәм Кубокка лаек булдылар.
-
Сатыш авыл җирлеге башлыгы алышынды
Сатыш җирле үзидарәсендә җитәкче алышынды. Авыл җирлеге башлыгы - башкарма комитеты җитәкчесе итеп моңарчы Сатыш авылы китапханәчесе булып эшләгән депутат Фаил Фәһим улы Шәфигуллин сайланды.