Җәйне файдалы итеп: Югары Симеттә рухи-сәламәтләндерү сәгатьләре
Югары Симет авылы мәчете каршында оештырылган 10 көнлек җәйге рухи-сәламәтләндерү ялында 15тән артык бала Ислам дине нигезләрен өйрәнеп, төрле кул эшләре һәм милли ризыклар пешерү буенча мастер-классларда катнашып, файдалы һәм күңелле ял итте.
Югары Симет авылы мәчете каршында балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү ял сәгатьләре оештырылды.
Дини чарага 15тән артык бала йөрде. Балаларны Зөһрә абыстай белән Минзилә ханым Хәкимова Ислам дине нигезләренә, намаз уку кагыйдәләренә өйрәттеләр. Остазлар балаларга шулай ук динебез кушканча әти-әниләргә, өлкәннәргә ихтирам күрсәтү, тәрбияле, күркәм холыклы булу турында аңлаттылар, Аллаһының гүзәл исемнәре турында сөйләделәр. Казаннан килгән Данил Фәхлиев Пәйгамбәребез сәллаһу галәйһисәламнең тарихы белән таныштырды.
Дәрестән тыш вакытта балалар өчен төрле кызыклы чаралар, мастер-класслар оештырылды. Балалар шамаил, тәсбих, беләзек, кыр чәчәкләреннән панно ясау серләренә өйрәнделәр, коймак пешерергә, роллы ясарга өйрәнделәр. Сабадан килгән кунак Гөлнара ханым Галимова мөселманча яулык ябарга өйрәтте.
Балалар көн саен әти-әниләр әзерләп алып килгән тәм-томнар белән сыйландылар, алар өчен мул сыйлы чәй табыны әзерләнде. 10 көн бик файдалы һәм нәтиҗәле узды, балаларыбызны дин нигезләренә өйрәткән мөгаллимәләргә, оештыручыларга Аллаһының рәхмәте яусын, дип чын күңелдән рәхмәт сүзләре ирештерделәр әти-әниләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев