Аллаһы Тәгаләне исебездә тотсак, бәхетле булырбыз
Җомга вәгазе
Ибн Габбас (Аллаһ алардан разый булсын) болай дигән:
Бер көнне мин Пәйгамбәр ﷺ артында утырып бара идем, ул миңа әйтте:
«И балакаем, мин сиңа берничә сүз өйрәтәм: Аллаһны исеңдә тот — Ул сине саклар, Аллаһны исеңдә тот — син Аны каршында табарсың (һәрбер нәрсәдә Аллаһның Кодрәтен күрерсең, Аның Бар икәнлеген сизерсең). Берәр нәрсә сорарга теләсәң — Аллаһтан сора, ярдәм кирәк булса — ярдәмне Аллаһтан сора. Һәм бел: бөтен кешеләр җыелышып сиңа файда китерергә теләсәләр дә, алар сиңа бары тик Аллаһ тарафыннан язылган файданы гына китерә алырлар. Әгәр дә алар зыян салырга теләсәләр, сиңа бары тик Аллаһ тарафыннан язылган зыянны гына ирештерә алырлар. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә дәфтәрләр(дәге кара язуы) корыган».
Сүнән Тирмизи, 2516
Чыганак https://t.me/tathadisler
Фото https://www.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев