Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Гашура уразасы тотабыз

Мөхәррәм аеның унынчы көнендә ураза тоту саваплы санала

 Гашура көне борынгы заманнардан ук билгеле булган, ул мөхәррәм аеның 10 нчы көне булып тора һәм шуңа күрә шулай дип атала да (гашәра гарәп теленнән "ун" дип тәрҗемә ителә).
Әлеге истәлекле датаны Пәйгамбәрләрне искә алу көне дип тә атап йөртү гадәткә кергән. Төрле риваятьләргә караганда, бу истәлекле көнне Нух һәм Муса кебек пәйгамбәрләр белән бәйле вакыйгалар булган.
Гашурада ураза тоту таләп ителмәсә дә, ул гөнаһлардан арынуга сәбәп була.
Рәсулүллаһ Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам болай дигән:
 
صِيَامُ يَوْمِ عَاشُورَاءَ أَحْتَسِبُ عَلَى اللَّهِ أَنْ يُكَفِّرَ السَّنَةَ الَّتِي قَبْلَهُ
 
«Аллаһ Гашурада ураза тотучының узган ел өчен гөнаһларын гафу итәр дип ышанам»  (Мөслим «Сахих»ы, 1162)

Пәйгамбәребез тәкъдиме белән 10 нчы көнне генә түгел, ә башка —  9 нчы яки 11 нче көннәрдә дә ураза тоту яхшырак санала башлаган. Шулай итеп, уразаны ике көн - мөхәррәмнең 9 һәм 10 нчы көннәрендә яисә 10 нчы һәм 11 нче көннәрендә тотарга тәкъдим ителә. Әгәр ике көн ураза тоту мөмкин булмаса яки авыр булса, Гашура көнендә генә дә ураза тотарга мөмкин.
 
Быелгы мөселман календарендагы мөхәррәм аеның 
10 нчы көне 
милади календарьда 
16 июльгә туры килә.
 
Раббыбыз тоткан уразабызны, игелекле гамәлләребезне кабул кылып, әҗер-савабын бирсен!
https://t.me/DUMRF_TAT

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев