Гөнаһлардан тәүбә кылыйк...
Аллаһ илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм көнгә 100 тапкыр тәүбә итә торган булган
ТӘҮБӘ КЫЛУ
Беребез дә кимчелектән хали түгел, һәркем ялгышырга мөмкин, хатасыз бер адәм баласы да юктыр. Моны сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә дәлилләде. «Һәрбер адәм баласы хаталы (ялгышучан), әмма шуларның иң хәерлесе – тәүбә кылучысы», – диде (Тирмизи риваяте).
Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау.
Аның иң гади, әмма иң саваплы ЫСУЛЫ әлеге сүзләр:
استغفر الله العظيم و اتوب اليه
Әстәгъфируллаһүл-газ̣ыйм вә әтүбү иләйһи.
Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын.
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 МӘРТӘБӘ әйткән. Күз алдыбызга китерик, ҖИР ЙӨЗЕНӘ РӘХМӘТ БУЛАРАК җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне КӨНЕНӘ 100 ТАПКЫР әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!
Тәүбә кылуның ИКЕ ШАРТы бар. Алар:
1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ИХЛАСтан үкенергә тиеш.
2. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка КАЙТМАСКА, ягъни аларны кылмаска тиеш. Тәүбә кылуның махсус НАМАЗы да бар.
Тәүбә кылу беркайчан да соң түгел. Үлем түшәгендә яткан кешенең җаны бугазына килеп җиткән мизгелләрдәге тәүбә генә кабул ителмәс. Балигълык яшенә җитеп, үз акылында булган һәр кеше тәүбәгә килергә мөмкин. Алай гына да түгел: Аллаһы Тәгалә бәндәсенең тәүбә кылуын һәрвакыт көтеп ала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев