Саба таңнары

Сабинский район

16+
Дин

Казан имамы кешене чит илдә җирләргә ярыймы- юкмы икәнлегенә аңлатма бирде

Кешене ул үлгән җирдә җирләү яхшырак. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

 "Кешене үлгән урында күмү яхшырак дигән кагыйдә бар. Әйтик, сез каядыр ял итәргә киткәнсез, һәм менә шунда гомере өзелгән, димәк, бу кешене шул мәхәлләдә күмү хәерлерәк, ә аның гәүдәсен күчереп йөртү яхшы түгел»,-диде Хәйруллин.

Имам өстәп әйткәнчә, әгәр кеше туган җирләреннән ерак түгел яшәгән һәм үлгән икән, ул очракта ул туган урында җирләү рөхсәт ителә.

"Әгәр якын кешегез аны авылга алып китәргә чакыра икән, авылда җирләгез. Әмма исән чакта ук бу авылга барып кайтырга тырышыгыз, чөнки күп кенә авылларда чит кешеләрне кертмәү кагыйдәсе бар. Хәтта ул анда туган булса да, анда күптән килмәгән һәм җирле халык өчен чит кеше булып киткән. Шуңа күрә бу авылга барып кайтырга тырышыгыз", - диде ул.

ТАТАР ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев