Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

Кече Кибәче авылы мәчетендә “Яулык- хатын-кызның таҗы” дигән бәйге узды

Чараны Рамазан ае уңаеннан чыгышы белән шушы авылдан булган Лилия хаҗия Гайнетдинова якыннары, туганнары белән оештырды.

  Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин сәламләде, мөслимәләргә саваплы ярышта уңышлар теләде. Бәйгене оештыручыларның берсе –район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова да дини ярышта үзләрен сынап карарга килгән нәни мөслимәләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, киләчәктә дә шулай Аллаһ кушканнарын үтәп яшәргә, һәркайсына күркәм холыклы, рәхим-шәфкатьле булырга, башкаларга игелек күрсәтеп яшәргә чакырды.

  Конкурста 25ләп кыз катнашты. Күрше Теләче, Питрәч, Биектау районыннан килүчеләр дә бар иде. Һәркайсы авыл абыстайлары һәм Саба мөхтәсибәтеннән килгән мөгаллимәләр каршында белгән сүрәләрен укып күрсәттеләр. Җюри катнашучыларның сүрәләрне дөрес итеп укуларын гына түгел, мөселманча киенү, яулык ябу рәвешен дә бәяләделәр.  Чыгышлар арасында  яулык ябу буенча мастер класс оештырылды, өлкән апалар мөнәҗәт көйләп күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылып уздылар. Кемдер жюри каршында берәр сүрә укып канәгатьләнсә,  кайбер кызлар 3әр, 4әр сүрә укып башкалар каршында гыйлем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Җиңүчене билгеләгәндә болар барысы да исәпкә алынды. Мөгаллимә Сиринә ханым Сафинаның яулык яба башлау тарихын да йотлыгып тыңладылар чарада катнашучылар. Кемдер бу гамәлне Аллаһы Тәгалә фәрманы итеп кабул итә, кемдер яулык ябуга зур сынаулар аша килә. Сиринә ханым да яулык ябуны Аллаһы Тәгаләнең хатын-кызга бирелгән олы бүләге, зур нигъмәте булуын әйтеп узды. Яулык-бар кызга да килешә, ул аны бизи, йөзен нурландыра, башкалар каршында дәрәҗәсен күтәрә, диде.

   Менә бәйгенең җиңүчеләрен игълан итү вакыты да җитте.  1 урынга үз яшь категорияләрендә Теләчедән Фәтхуллина Сәидә,  Төбәктән Газизова Мәдинә лаек булды. Призлы урын алучылар Гайфуллина Ралина (Туктамыш), Дәүлиева Илзидә, Сиразиева Индиләгә дә җиңүче дипломнары тапшырылды. Иң кечкенә катнашучы 3 яшьлек Камилә Камалетдинова махсус бүләккә ия булды. Нәни катнашучы Нәргизә Хөснетдиновага  журналист Люция Шәрәфиевадан затлы бүләк - матур яулык тапшырылды. Ә гран при иясе булып Сабадан Сафия Камолова танылды. Чараны алып баручы Гөлүсә Фатыйхова бәйгене оештыручылар исеменнән  барлык катнашучыларга, иганәчеләргә, бәйгене карарга килгән хатын-кызларга рәхмәт сүзләре җиткерде, мондый чараларның дәвамлы булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев