Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

Олыяз авылы мөслимәләрен Иләбәр мәчетенә вәгазь кичәсенә чакырдылар

Иләбәр мәчетендә дини очрашулар еш үтеп тора

Иләбәр авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гыйльманов чарага килүчеләргә Ислам дөньясындагы өч мөбәрәк айның берсе – Рәҗәб ае, аның артыннан килүче Шәгъбан ае фазыйләтләре турында сөйләде. «Бу айларны без мөселманнар гыйбадәт кылуда һәм буйсынуда, хәйрия һәм башка изге гамәлләр кылуда, догалар, Коръән уку һәм зикердә үткәрергә тиешбез. Аннары Рамазан аена да күп калмый. Аллаһы Тәгалә безгә бу көннәрне тиешле итеп уздырырга ярдәм итсен, аның ризалыгына ирешергә көч һәм мөмкинлекләр бирсен», диде Рушан хәзрәт. Кичәдә Коръән аятьләре укып дога кылынды. Иләбәр мөслимәләре кунакларны мул сыйлы табын янына чакырып хөрмәтләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев