Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы?
«Кызым, идәнне ишек төбеннән башлап юарга ярамый». Кыз балаларның күбесе бу сүзләрне ишеткәне бардыр, мөгаен. Бу сүзләр хорафат кына микән, әллә биредә дини әдәп нигезләре бармы? Гомумән, өй җыештырганда нинди төп кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Өйдәге пөхтәлеккә кагылышлы дини күрсәтмәләр бармы?
Өй җыештыру, идән юу кебек эшләрне атнаның кайсы көнендә эшләү хәерле? Кайсы көнне ярамый? Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шушы сорауларга җавап бирде.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин иң беренче чиратта Мөхәммәд пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисләрен искә алды.
«Мөхәммәд пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) өйләрегезне каберлеккә әверелдермәгез дип әйтә. Өйдә намаз укылырга, изге сүзләр сөйләнергә тиеш. Өебездә Коръән, дога тавышлары булып, безнеке саклый һәм яклый торган, бәрәкәт урыны булсын иде, Йа раббым», — ди ул.
Мөселман кешеләре өчен җомга көн зур әһәмияткә ия. «Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм ике гаеттән дә зуррак булган җомга көненең бик күп әһәмияте турында хәдисләрендә әйтеп калдырган. Бу көнне һәрбер ир-ат вакытын табып җомга намазында, вәгазендә, хөтбәсендә катнашырга тиеш. Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм куркытып та әйтә. Җомга намазын сәбәпсез өч тапкыр рәттән калдырган ир-ат зур кайгыда булырга мөмкин ди. Җомга көнне һәр ир-ат чиста матур киемнәрен киеп, көндезге уникеләр тирәсендә мәчеттә булырга тиеш. Безнең якларда җомга шул вакытта укыла. Хатын-кызларның намазы өйдә укылса хәерлерәк булыр», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
«Җомга мөбәрәк булу сәбәпле, җомга алдыннан үзебезне дә, өебезне дә җыештырабыз. Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм кеше җомгага бару алдыннан юынсын, госел алсын ди. Безнең сөйләмгә күчсәк, мунча керсен дигән сүз. Җомга алдыннан өйләребезне җыештырсак, зур күркәм гадәт була», — дип сөйли хәзрәт өй җыештыруның кайбер әдәпләре турында әйткәндә.
Өй җыештыруны «бисмилла» әйтеп, догаларын укып эшләргә тиешбез. «Өй җыештыруны ерак бүлмәләрдән башларга кирәк. Аллаһ сакласын, без җыештырганда бәлки сихер әйберләрен табарга мөмкин. Күп кеше әйтә: өй җыештырганда ниндидер энәләр, башка чәчләр, башка әйберләр чыга. Бу сихри әйберләр. Шуңа күрә, Аллаһы сөбханә вә тәгалә шулардан хәрберебезне сакласын. Бу әйберләрне үз кулларыгыз белән алмагыз. „Нәс“, „Фәлак“, „Аятел-Көрси“ укып, шул әйберләрне өйдән чыгарып ташлау хәерле булыр. Сихер — ул хак. Шуңа күрә ерак булган бүлмәләрдән җыештыра башлап, шушы пычраклар өйдән чыксын», — ди дин белгече.
«Тузаннардан чистарынып, шул ук вакытта башка пычрак әйберләрдән дә арынырга кирәк. Шул максаттан, әбиләребез сүзләре, гореф-гадәтләребез буенча, без тупсадан башламыйбыз, ерак булган урыннардан башлыйбыз», — дип йомгаклады «Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Йоклаганда аякларны ишеккә таба сузып ятарга ярыймы? Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шушы сорауга да тәфсилле итеп җавап әйткән иде.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/id-nne-kaysy-pochmaktan-yua-bashlarga-m-siher-tapkanda-nindi-doga-ukyrga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев