Җомга вәгазе: ялганнан бик сакланыгыз!
Яхшы сүз- җан азыгы
Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Ялганнан бик нык сакланыгыз. Чынлыкта ялган гөнаһларга илтә. Ә инде гөнаһлар исә, утка алып бара. Чынлыкта кеше ялганлый, аның эче ялган белән тула һәм ул Аллаһ каршысында ялганчылардан булып языла. Дөрес сүзле булыгыз, чынлыкта дөреслек яхшылыкка илтә. Ә инде дөреслек исә җәннәткә илтә. Һәм берәр кеше дөрес сөйләве белән, аның эче дөреслек белән тула. Һәм ул Аллаһ каршысында тугърылардан булып языла».
Пәйгамбәребездән ﷺ сорадылар:
  – Иманлы кеше куркак була аламы?
  – Әйе, – дип җавап кайтарды пәйгамбәребез ﷺ.
  – Иманлы кеше саран була аламы?
  – Әйе, – дип әйтте пәйгамбәребез ﷺ.
  – Иманлы кеше ялганчы була аламы?
  – Юк, – дип җавап кайтарды пәйгамбәребез ﷺ.
Чыганак: https://t.me/dvmhuzur
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
 
                                                
                        
                    

Нет комментариев