Саба таңнары

Сабинский район

16+
Дин

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтүнең фазыйләтләре

Җомга вәгазе

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗГӘ ﷺ САЛАВАТ ӘЙТЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ

✨  Рувәйфәгъ ибне Сәбит әл-Әнсаридән килгән риваятьтә болай диелгән:
Расүлуллаһ ﷺ: «Кем дә кем «Әллаһүммә салли галәә Мүхәммәдин вә әнзилһүл- мәкъгадәл-мүкаррабә гыйндәкә йәүмәл-кыйәмәһ» дип әйтсә, аңа – минем шәфәгатем тиеш булыр», – дигән.
Бу сүзләрнең мәгънәсе түбәндәге: «Йә Аллаһым! Мөхәммәдкә ﷺ салаватың булса иде! Һәм Син аны Кыямәт көнендә Үзеңә якынайтылган хөрмәтле дәрәҗәгә ирештерсәң иде!»
 ⠀
✨ «Әллаһүммә салли галәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәдин вә сәллим».
Тәрҗемәсе: «Әй Раббым, Мөхәммәдкә ﷺ һәм аның әһленә (гаиләсенә) рәхмәт кыл һәм сәламеңне ирештер».

✨ «Әллаһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәд»
Тәрҗемәсе: «Әй Раббым, Мөхәммәдкә ﷺ рәхмәт кыл».

___________________________
Габдуллаһ Сираҗеддин «Пәйгамбәр Мөхәммәдкә ﷺ  салават әйтү» дигән китабында салават әйтә торган вакытлардан иң хәерлеләреннән 20не санап күрсәтә:
🔸 Азан әйтеп бетергәч, азан догасыннан соң.
🔸 Дога кылганда салаватны доганың башында, уртасында һәм ахырында әйтү.
🔸 Мәчеткә кергәндә.
🔸 Бер мөселман икенче берәү белән очрашканда.
🔸 Берәр мәҗлескә җыелганда.
🔸 Берәр язуда Пәйгамбәребез ﷺ  исемен язудан соң.
🔸 Һәр хәерле сүз, фикер әйткәндә.
🔸 Вәгазь сөйләгәндә, дәрес укыганда.
🔸 Көннең башында һәм ахырында.
🔸 Йокы килгән вакытта.
🔸 Төнлә йокыдан торып, төнге намазларга басканда.
🔸 Колаклар тонган вакытта.
🔸 Хәдис-шәриф онытылганда.
🔸 Салаватлар әйтүдән соң.
🔸 Коръәнне хәтем итүдән соң.
🔸 Гамь, хәсрәт вакытында.
🔸 Берәр теләк-хаҗәт булып дога кылганда.
🔸 Никах хөтбәсен укыганда.
🔸 Җомга көнендә һәм кичәсендә.
🔸 Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә.
Әлбәттә, салават бу 20 вакытта гына әйтелер дә, башка чакта әйтелмәс дигән сүз түгел. Бу 20 урын салават әйтүгә бик хөрмәтле булган вакытлар гына.

ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА   телеграмм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев