Сатыш авылы имамы Алмаз Галимҗанов: «Аллаһка тәвәккәл кылучы бик күпкә ирешә»
Бу дөньяда без һәрвакыт үзебезне көчле, беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелдер сыман яшибез. Әмма һәр кешенең тормышында бер тетрәндергеч хәлләр була, ул вакытта кеше кемгә таянырга, кемгә барырга икәнен аңламый башлый. Һәм күп кеше сына , сыгыла.
Галәмнәрне юктан бар кылып, безгә җан бирүче, ризыкландыручы Аллаһы Тәгаләгә дан-мактаулар булса иде. Дөньялыкка ахыргы Пәйгәмбәр, безгә рухи укытучы булып җибәрелгән Рәсүлебез Мөхәммәд сгс күңел түрләребездән чыккан слават -шәрифәләребез булса иде.
Бу дөньяда без һәрвакыт үзебезне көчле, беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелдер сыман яшибез. Әмма һәр кешенең тормышында бер тетрәндергеч хәлләр була, ул вакытта кеше кемгә таянырга, кемгә барырга икәнен аңламый башлый. Һәм күп кеше сына , сыгыла.
Әмма мөселман кешесе һәрвакыт кемгә таянырга икәнен белә, аңлый. Иман әһеле Раббысы белән элемтәдә нык тора, җаны -тәне белән Аллаһы Тәгаләне тоя . Чөнки иманлы кеше Корьәндә Аллаһы Тәгалә әйткән аятьне бик яхшы белә, ә ул аятьтә болай дип әйтелә :
"Аллаһ Үзенә тәвәккәл кылучыларны яратадыр”. (“Әл-Гыймран” сүрәсе, 159 нчы аять). Димәк, Аллаһы Тәгалә үзенә тәвәккәл кылуны сөя, без бер мизгелгә дә шикләнми Аңа бөтен дөнья мәшәкатьләрен, якыннарыбызны, балаларыбызның язмышын Аңа тапшыра алабыз.
Чын ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, бөтен дөньяңны Аңа тапшырып яшәүдән дә мәртәбәлерәк тормыш була аламы? Юк,була алмый!
Бүген күп кенә кешеләр стресс, депрессия белән интегә, күпләр ачлык, ялгызлык һәм башка төрле бәла-казалардан куркып яши. Бершиксез, бу проблемалар Аллаһка ышанып тәвәккәл кылу булмаганнан килеп чыга.
Әлбәттә, сәбәп кылмый гына Аллаһка тапшыру дөрес булмас, чөнки тәвәккәллек - ул сәбәп кылып, шушы сәбәпнең нәтиҗәсе Аллаһтан икәненә инану. Бер хәдисендә сөек Рәсүл Әкрам хәзрәтләре болай ди:
Әнәс ибн Мәлик (р.г) әйтә: «Бер кеше әйтте: «Әй Аллаһның илчесе! Дөямне бәйләп, Аллаһка тапшырыйммы яки бәйләмичә Аллаһка тапшырыйммы?»Ул әйтте: «Дөяңне бәйлә, ә аннан соң Аллаһка тапшыр». (Тирмизи, № 2517) . Димәк, иң мөһиме сәбәп кылып Аллаһка тапшыру. Тәвәккәллек үрнәге итеп Коръәннән, Пәйгәмбәрләр тарихыннан бик күп мисаллар китереп була. Әйтик Нух гс Аллаһ әмере белән чүл уртасында көймә төзи. Кешеләр аңа: "Әй Нух! Син әле күптән түгел безне үзең ышанган Аллаһка ышанырга чакырдың, ә бүген көймә ясыйсыңмы ?,"- дип көлә торган булалар.
Әмма ул кавемен ясалган көймәгә утырта һәм Аллаһы Тәгалә бөтен дөньяны су белән каплап, шушы көймә әһелләрен генә коткара.
Ибраһим гс не 40көн буена яндырылган утка ыргыталар.
Аның Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллеге шуның кадәр нык була, ул фәкать Аллаһка гына дога кылып сорый. Аллаһы Тәгалә ут эчен аңа бакча кыла.
Муса гс не Фиргавен куганда ул диңгезгә килеп төртелә. Шулвакыт Муса гс кавеме аңа : "Бу синең гәебең белән! Сиңа иярмәгән булсак иде,"-дип җикеренәләр. Әмма Муса гс бөтен тәвәккәллеге белән Аллаһка тапшыра һәм Аллаһы Тәгалә диңгезне яра. Һәм ул кавеме белән чыгып котыла, ә Фиргавен батып үлә.
Әгәр Мәрьям анабыз гс тарихына карасак, ул гел ураза тота, гыйбәдәт кыла , ризыгы булмый, Аллаһка тәвәккәл кыла. Зәкәрия гм керсә, кыш көнендә җәйге җимешләрне күрә, ә җәй көнендә кышкы җимешләрне күрә. Кызыксынып бу ризыкларның каян килүен сорый Зәкәрия гс , ә Мәрьям анабыз : "Бу Аллаһтан килгән ризыклар,"-дип җавап кайтара. Аллаһы Тәгалә аңа аны фәрештәләр аша Үз хозурыннан бирә.
Безнең сөекле Рәсүлебез сгс тармышында да мондый хәлләр була. Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылганда, Мәккә мөшрикләре Пәйгәмбәребез сгс һәм аның иң якын сәхәбәсе Әбү Бәкер (Аллаһ аннан разый булсын) артыннан эзәрлекләп чыгалар. Пәйгәмбәребез сгс сәхәбәсе белән тау куышына кереләр. Һәм шул вакыт мөшрикләр шушы куыш янында йөргәндә, Әбү Бәкер куркып: Хәзер безне күрәләр."-дип әйтә. Әмма Рәсүлебез сгс : "Аллаһ безнең белән, курыкма!",-дип җавап кайтара. Шулай итеп алар эзәрлекләүләрдән котылалар.
Бу вакыйгалар, әлбәттә, билгеле вакыйгалар. Әмма игътибар белән күз салсак, үз тормышыбызда да мондый вакыйгаларның шактый икәнен күрә алабыз. Үзем тап булган, ишеткән вакыйгалар да байтак. Бер кеше йокларга ятар алдыннан финанс проблемаларын чишелүне сорап дога кыла һәм Аллаһка тапшыра. Түләүләрне түләргә, бурычларын кайтарырга, ризык алырга да акчасы калмый. Төнге 12 ләр тирәсендә телефонына смс килгән тавышка уяна. Караса, банк бик зур суммада акча күчерә. Бу акчаны эшендәге җитәкчесе яхшы эшләгәне өчен премия итеп күчергәне ачыклана. Аның ашарына да, түләүләрен түләргә дә, бурычларын кайтарырга да акчасы җитә. Безнең тәвәккәл кыла белү - ул Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен зур юллар ача. Чын күңелдән тәвәккәл кылучы кеше бөтен проблемаларын чишә ала .Чөнки без никадәр тәвәккәллерәк - шуның кадәр проблемаларыбыз чишелеше безгә якын.
Бу дөнья - сынау кырыдыр. Шушы сынауларны Аллаһы Тәгаләгә ышанып , изгелек кылып , тәвәккәл кылучы гына җиңеп чыгар. Сәбәп кылып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп яшәү безнең өчен иң хәерле тормыш .
Тормышыбызда күпчелек уңышсызлыклар бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кыла белмәү сәбәпле. Чөнки Аллаһ Раббыбызга тапшырасы урынга без кешеләргә таянабыз һәм ахыр чиктә нык үкенәбез. Без дусларны, хезмәттәшләрне, якыннарыбызның кайсы да булса бер вакыт безгә ярдәм итә алмаганнарын, яки иң авыр вакытта калдырып киткәннәрен күрәбез. Аннан үзебезгә : "Ник шулай булды? Нигә шушы кеше миңа ярдәм итмәде икән?",- дип гаҗәпләнәбез. Ә моның сәбәбе бик җиңел, без Аллаһы Тәгаләне икенче урынга куябыз, ә ул кешеләрне - беренче урынга. Раббыбыз аларны бездән ерагайтып, Үзенә якын булырга куша. Ул безгә ата-анабызга караганда да 70 мәртәбә якынрак. Димәк, җаныбыз-тәнебез белән Аңа ышанып, таянып яшәргә кирәк. Ул безгә якын дусны, якын туганнарны, хәтта җаннан туган булучы якын кардәшләрне дә бирүче. Тик шуны онытмаска кирәк, кайвакыт шундый хәлләр була, бер Хак Тәгалә һәм үзебез генә калабыз каршылыклар һәм авырлыклар каршында. Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, шуның хакында онытмасак иде. Һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылып яшик. Аллаһка тәвәккәл кылучы бик күпкә ирешә. Чөнки иман, өмет , Раббыбызның рәхмәтен сизү - бер бәхет һәм максатка этәргеч. Аллаһы Тәгаләне онытмыйк , Ул да безне онытмас , безгә кодрәт ишекләрен ачар.
Алмаз Галимҗанов,
Сатыш авылы имам-хатыйбы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев