Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Зөлхиҗҗә- хаҗ ае дәвам итә

Ислам дөньясында һиҗри ел агышы буенча Зөлхиҗҗә ае дәвам итә. Ул– хаҗ ае, сугышлар һәм һәртөрле кан коюлар тыелган 4 изге айның берсе.

Зө-л-хиҗҗә аеның беренче 10 көне
Бу ай Аллаһның рәхмәте белән билгеләнгән, чөнки нәкъ менә шул чорда Хаҗга әзерлек бара
Билгеле булганча, хаҗилар ихрам халәтенә керә, мөселманнарга бу халәттә бик сабыр булырга һәм башка вакытта гадәти булган кайбер гамәлләргә юл куймаска тиешле. Мәсәлән, ихрам халәтендә сүгенергә, бәхәсләшергә, кычкырып көләргә ярамый һ. б. Шулай ук тырнак һәм чәч кисү тыела, әгәр куркыныч тудырмасалар, бөҗәкләрне үтерергә дә киңәш ителми.

Хаҗ кылмаучы кайбер мөселманнар, хаҗга ихтирам күрсәтү йөзеннән, бу көннәрдә шулай ук күбрәк Коръән укырга һәм дога кылырга омтыла. Ә кайбер мөэминнәр, хаҗиларга охшатып, алар кебек тырнакларын һәм чәчләрен кисмәскә тырыша. Бу Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам Сөннәтенә туры килә. Аллаһ Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәллам бу хакта болай дигән:

إِذَا رَأَيْتُمْ هِلَالَ ذِي الْحِجَّةِ وَأَرَادَ أَحَدُكُمْ أَنْ يُضَحِّيَ فَلْيُمْسِكْ عَنْ شَعْرِهِ وَأَظْفَارِهِ

«Әгәр зө-л-хиҗҗә ае башланса, сезләрдән берәрегез корбан чалырга уйласа, тырнакларын һәм чәчләрен кисмәсен» (Мөслим «Сахих»ы, 1977). 
Әмма моны эшләү мәҗбүри түгел, әгәр кешегә киселмәгән тырнак һәм чәч белән йөрү уңайсызлык тудырса, һичшиксез, ул тырнакларын һәм чәчләрен кисә ала.

Кайбер мөселманнар айның беренче 10 көнен өстәмә ураза тотып уздыра, әмма бу хакта ышанычлы (сахих) хәдисләр юк. Зө-л-хиҗҗәнең 9 нчы көне искәрмә булып тора, ул “Гарәфә көне” (йәүм әл-­Гарәфә) буларак билгеле, бу хакта бик күп хәдисләр бар.
 
Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” китабыннан алынды.

https://t.me/DUMRF_TAT

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев