Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Татар дигән телем, ислам дигән динем бар: Нәзилә Әүһәдиева эше

Нәзилә Әүһәдиева, Тимершык урта гомум белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Тышта яңгырлы көзге көн иде. Кинәттән минем  күзем өстәлдә торган блокнот сыман китапка төште.Һәм мин әниемнән зур кызыксыну белән сорап куйдым : “Әни бу нинди китап?”.Әнием исә бу китапны безгә минем бабамның апасы, Кемерово шәһәрендә яшәп ,хәзер гүр иясе булган Гәүһәр апа безгә истәлек -ядькәр булсын дип  язып калдыруын әйтте. Мин китапның  битләрен ача башладым һәм үзем өчен бик күп мәгьлүмат алдым.

Минем әнием Гөлнәзирә ягыннан булган бабамнарның тармагы Балтач районы Бөрбаш авылына барып тоташа. Алар ул заманның бик затлы мулла нәселеннән булганнар. Гәүһәр апа язган истәлекләр безнең өчен әзрәк кебек булды һәм без Бөрбаш авылына Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.Ул безгә бик теләп ярдәм итте.Шул истәлекләр турында сезгә дә язып үтәсем килә.

Әвәлге заманда Әтнә районындагы Күшәр якларыннан миңа 12 нче буын булган Исәнкол атлы бабабыз 9 улы белән буш җир эзләп хәзерге Иске Кенәр авылы урнашкан бер аланлыкка юлыгалар. Бу җирне ошатып иген игеп, көн күрә башлыйлар. Вакытлар үтү белән ишәяләр, җир кытлыгы сизелә башлый. Шул вакытта Исәнкол бабай улларын Яңа Кенәр ягына җибәрә. Уллары Яңа Кенәрнең Мәмсә очындагы бер ташлы елгага барып чыгалар һәм бу турыда Исәнкол бабайга хәбәр итәләр. Исәнкол бабай барып, урынны яраклы табып, улын Яңа Кенәр урынына күчереп утырта. Арча районы Яңа Кенәр авылына нигез шулай салына. Бу хакта Татар халык риваятьләре һәм легендалары китабында да язылган.

      Гомәр улы Ихсан бабам миңа җиденче буын Арча районы Мәмсә авылында туган, Мәчкәрә мәдрәсәсендә укып гыйлем туплаган. Дин эшлеклесе, шагыйрь, Бөрбаш авылының имам-хатибы, мәдрәсә мөдәррисе, Шиһабетдин Мәрҗәнинең дини-фәлсәфи карашлары тарафдары була.

Ихсан бабам Мәчкәрәдә укыган чорында туган авылына кайтканда юл өстендә булган Бөрбаш авылына туктап ял итә торган булган. Ихсан шәкерткә авыл шулкадәр ошый, мәдрәсәне тәмамлагач, бирегә килеп төпләнергә карар кыла.

Әлеге чорда авыл халкының наданлыгы көчле була, укый –яза белүчеләр бөтенләй булмый. Яшь имамның Бөрбашка килеп төпләнүе зур вакыйгага әйләнә – ниһаять авылда укымышлы кеше барлыкка килә. Алай гына да түгел, ул алтын куллы һөнәр иясе дә була. Бөрбаш авылының 1828 нче елдан башланган беренче метрикә кенәгәләре Ихсан бабам кулы белән тутырылган була. 1823 нче елда Ихсан хәзрәт имамлык иткән чорда Бөрбашта яңа зур мәһабәт җәмигъ мәчете төзелә. Ихсан хәзрәт Гомәр улы бөрбашлылар күңелендә онытылмас якты истәлекләр калдырып 1845 нче елда вафат була.

Ихсан улы Мөхәммәди бабам (6нчы буын). 1820 нче елда Бөрбашта туган,башлангыч белемне әтисеннән, абыйсы Әхмәдтән ала. Аннары Мәчкәрә мәдрәсәсендә гыйлем туплый, Бохарага китеп белемен тирәнәйтә. Бала чагыннан ук әтисе янында мәчет тормышында катнашып үскән Мөхәммәди әтисеннән динебез нигезләрен генә үзләштереп калмый, күптөрле һөнәрләр дә үзләштерә. Ул авылда алтын куллы балта остасы булып таныла. Аның тирә-як байларының заказлары буенча тарантаслар ясау белән шөгыльләнүе, сәгатьләр төзәтүе , бизәкләп –уеп төрле футлярлар ясавы билгеле. Ихсан мулла һәм аның дәвамчысы булган Мөхәммәди хәзрәт авыл халкын яңача фикерләргә, яңача тормыш итәргә өйрәтәләр, алар чын мәгънәсендә авыл тормышының әйдаманнары булалар, авыл халкының тирән ихтирамын казаналар. Ихсан улы Мөхәммәди хәзрәт Бөрбаш авылының имамы булып 55 елдан артык хезмәт итә.Ул имамлык иткән чорда балаларны укыту өчен махсус мәдрәсә бинасы салына, балаларны укытуга нык игътибар бирелә. Ул 1901 нче елның гыйнварында рамазан аенда 81 нче яшендә вафат була. Кабере, әтисенеке кебек үк, Бөрбаш авылы зиратында.

      Мөхәммәди улы Мөхәммәтгариф бабам (5 нче буын) 1863 нче елның 18 гыйнваренда Бөрбаш авылында туган. Башлангыч дини белемне башка ир туганнары белән бергә мәчет тормышында кайнап әтисеннән алган. Дөньяга киң карашлы, яңалыкка, техниканы аңлауга омтылышы, күп һөнәрләргә оста булуы да әтисеннән килә. Шушы сыйфатлары, кешеләр белән аралашырга, алар белән якын мөгамәләдә булырга омтылуы белән ул авылдашлары арасында ихтирам казанган.Гәүһәр апа язып калдырган истәлекләрдә Мөхәммәтгариф бабамның хәрби хезмәттән унтер-офицер булып кайтуы раслана.Татар баласына әлеге чорда бу бик зур дәрәҗә була. Шулай ук  әлеге истәлекләрдә Мөхәммәтгариф бабамның Курса мәдрәсәсендә укыганлыгы, Коръән –шәрифне яттан белүе (Коръән –хафиз булуы ), рус телен, дәүләт низамнарын камил белүе әйтелә.Ул авыл кешеләренә дини тәрбия бирү белән бергә, күптөрле һөнәр күнекмәләре биргән.Үзенең йорты чарлагына һәм мәчет түбәсенә  үз куллары белән ясап куйган зур ике герле сәгате авыл халкына төгәл вакытны күрсәтеп торган. Тегү –чигү эшләренә дә оста булган, гармуннар да ясаган. Балаларын да эшкә сәләтле итеп үстергән.Ул әтисе Мөхәммәди бабам янында икенче имам булып, ун елдан артык эшләгән, балалар укыту өчен җаваплы булган, зур тәҗрибә туплаган. Җәмәгате Бибифәрдәнә әби белән җиде бала үстергәннәр.Мөхәммәтгариф бабам 1924 нче елның 6 нчы гыйнваренда вафат була.Бөрбаш авылы зиратында җир куенына иңдерелә.

     Мөхәммәтгариф бабамның кызы Рокыя әби миңа - дүртенче буын була. Ул - бабам Тәлгатнең әнисе. 1900 нче елның 7 гыйнваренда Бөрбаш авылында туа. Кызлар гимназиясендә укып, үз чоры өчен тирән белем ала.

1916 нчы елда Саба районы Бөкмеш (хәзерге Кызыл Мишә) авылы егете Касыймулла улы Гаттар белән никах укыталар. Гаттар бабай белән Рокыя әби 1928 нче елга кадәр Кукмара районының төрле авылларында балалар укытып йөриләр. Ә җәй көне исә төп нигезгә кайтып, иген иккәннәр. 1928 нче елның апрель аенда, Әхмәтҗан углы Касыймулла вафатыннан соң, Гаттар бабай әтисенең васыяте буенча укытучылык эшен ташлап, авылга кайтып мулла булырга, йортка хуҗа булырга тиеш була. Ләкин указ алырга өлгермәгән Гаттар мулла өч айдан соң конфискациягә эләгә. Аңа кулак дигән исем тагалар. Өйләреннән куып, бар булган мөлкәтләрен тартып алалар. Шул вакыттан аларга тормышның төрле авырлыкларын кичерергә,бик күп күләмдә салым түләргә туры килә. Гаттар бабай колхозга алуларын сорап, бик күп тапкырлар гариза язып караса да, аны башта кире кагалар. Соңыннан ризалашалар. Алар әбиебез Рокыя белән төрле эшләрдә эшләп көн күрәләр. Морҗа чыгарырга өйрәнеп, әбиебез белән икесе авыл халкына морҗа чыгарып йөриләр. Һәм иң оста морҗачы да булып китәләр. Гаттар бабай итек басарга да, тимерчелек эшенә дә, сәгать төзәтергә дә оста була.Әбиебез дә, бабаебыз да бик һөнәрле оста куллы булалар. Аларның бу сәләте уллары, безнең бабабыз Тәлгатькә дә күчеп кала. Әбиебез Рокыя өлкәнәйгән көннәрендә авылның абыстае вазифасында, авыл халкының хөрмәтлесе булып, 1983 нче елда 83 яшендә вафат була.
      Бабаем Тәлгать үзенә тиң яр сайлаганда   читтән түгел,шушы авылның динле гаиләсендә тәрбияләнеп үскән Габделхәким кызы Зәләфрүз әбиемне сайлый.Ул чорда   Габделхәким бабаем да  гарәпчә укый-яза белгән гыйлем кеше булган.Бала вакытыннан ук биш вакыт намазын да калдырмаган, хәттә сугыш вакытында да намазын укыгын.Авылда дәрәҗәсе югары булган.Дин тыелган елларда мулла булып торган .Үзләренең муллалары булмаган якын-тирә авыллырга:Өтернәс Сәрдә ,Эзмә,Тимершык һәм башка авыллырга да мәет озытырга йөргән.Барлык янәшә-тирә авыллырга Коръән чыгучы да һәм багышлаучы да бер Гаптелхәким мулла булган. Икесе дә дини гаиләдә тәрбияләнеп үскән әби белән бабаем авылның мөхтәрәм Аксакалы һәм Акъәбисе  булып гомер кичерәләр .Әбием Зәләфрүз инде менә 21 ел авылда абыстай булып тора. Бабаем сәламәтлеге какшаганчы мөәзин булып торды. “Ислам динен куәтләдек,шуңа күрә алтын туебызны да, алмазын да күрергә насыйп булды безгә” – дип, булганына  шөкер итеп яшиләр алар. Нинди авыр вакытларда да ислам диненнән тайпылмаган әти-әниләре васыятенә тугры калып, барлык туганнарны бергә туплап, төп нигезнең җылысын саклауда бабабыз Тәлгатьнең һәм әбиебез Зәләфрүзнең өлеше зур.

   Бүгенгесе көндә шушы тармактан таралган балалар үзләре гаилә корып, Аллаһының биргән нигъмәтләренә шөкерана кылып, әби-бабайның хәер-догасында дус-тату булып гомер кичерәләр.

    Бүгенгенең кадерен белер өчен, үткәнебезне барларга һәм аның истәлекләрен кадерләп сакларга тиешбез. Үткәнне барлау һәм аны  буыннан – буынга матур ядкарь итеп сөйләрлек язмалар язып калдыру – яшь буынның бурычы дип тә уйлыйм мин.

     Татар дигән телем,ислам дигән динем булганда милләтем яшәр!

 

Гаттар бабай тормыш иптәше Рокыя әби(сулда) һәм аның апасы Зәйнәп белән.1940 нчы ел.

 

Гаттар бабай белән Рокыя әбинең конфискациягә кадәр Касыймулла мулладан васыят белән күчкән йорт күренеше

 

Хәким  бабай үз өе янында 1979 нчы ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев