Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Аида Гарифуллина белән Бөекбритания җырчысы Робби Ульямс иң яхшы дуэт дип табылган

“BraVo” фикере буенча “Ел дуэты” булу минем өчен күңелле сюрприз", - дип белдергән опера җырчысы.

Татар җырчысы Аида Гарифуллина һәм Бөекбритания җырчысы Робби Ульямсның Футбол буенча Дөнья чемпионатындагы дуэты “BraVo” музыкаль премиясе фикере буенча, популяр музыка өлкәсендә иң яхшысы дип табылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Лауреатларны Кремль дәүләт сараенда игълан иткәннәр. Әмма җырчыларның икесе дә бу тантанада катнаша алмаган. Шулай да Аида Гарифуллина оештыручыларга һәм кунакларга видео мөрәҗәгатен юллаган.

“Робби Уильямс белән “Ел дуэты” булу минем өчен күңелле сюрприз", - дигән опера башкаручысы. Аның сүзләренчә, әлеге композиция хит-парадларда катнашуны максат итеп яздырылмаган булган.

Россиядә Футбол буенча Дөнья чемпионатын искә алганда кешеләрнең нәкъ шул дуэтны искә төшерүләренә җырчы шат булуын да белдергән.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев