Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Алинә Давыдова Фирдүснең “бергә йөрергә” дигән тәкъдименә ни дип җавап кайтара?

Алинә Давыдова татар эстрадасына “Соңлама” җыры белән килеп керде. Ул чакта аның җыры радиостанцияләрдә, клибы телевидениедә шактый еш ишетелде, күрсәтелде. Шулай ук ук күпләргә Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлаган җырчы буларак та таныш. Алинә Давыдова “Йолдызлар фабрикасы” финалисты да әле.

Ә күптән түгел Алинә “Ямьле” төркемендә җырлый башлады. Җырчы белән шул хакта сөйләштек.

– Алинә, матур гына иҗат иткән җирдән кинәт юкка чыктың. Кая югалдың? Моның сәбәбе нидә?

– Мин үзем 3 яшьтән җырлыйм, ә зур сәхнәгә тәүге тапкыр 2013 елда аяк бастым. Шул елны “Соңлама” җырыма төшерелгән клибым чыкты. Инде таныла башладым дигәндә, иҗат итүдән тукталырга мәҗбүр булдым. Радио-телевидениегә эләгү кыенлашты. Тукталырга ярамаганын аңласам да, башка чарам юк иде. Иң зур хатам шушы булды. Әгәр иҗат итүемне дәвам итсәм, бәлки хәзер танылган җырчы булыр идем инде…

– Гадәттә, җырчылар теге яки бу төркемдә җырлаганнан соң, аерылып чыга, үзенең шәхси иҗаты белән шөгыльләнә. Ә син, киресенчә, башта үзең генә җырладың, хәзер – “Ямьле” төркемендә. Ни өчен төркемгә килергә булдың?

– Бу хәл сентябрь аенда булды. Беркөнне миңа “Ямьле” солисты Вероника Кузнецова смс җибәрде. Һәм шул ук көнне үзе белән бергә гастрольләргә йөрергә тәкъдим итеп Фирдүс Тямаев язды. Әлбәттә, мин каршы килдем, чөнки гастрольдә йөрүнең нәрсә икәнен беләм. Кыскасы, Фирдүснең тәкъдимен кабул итмәдем. Хәтерләсәгез, Салават Зәкиевич белән 4 ел буе гастрольләрдә йөрдем. Андый тормышның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Хәзер миңа бу кызык түгел.

Ә Вероника мине “Ямьле” төркеменә чакырды. Вероникадан кала, анда тагын Альбина Казыйханова бар. Аңа җавап бирергә нибары бер көнем бар иде, тиз генә карар кабул итәргә кирәк булдым. Ул төркемгә эләксәм, үсәчәгемне, зур сәхнәләрдә чыгыш ясаячагымны, репертуарым тагын да бай булачагын белдем. Минемчә, бүгенге көндә “Ямьле” төркеме эстраданың иң дәрәҗәле төркемнәре рәтендә. Ул министрлык дәрәҗәсендә уза торган абруйлы, җитди, мөһим чараларда, хәтта президент каршында чыгыш ясый.

– Шулай да “Ямьле” төркеме шәхси иҗатыңа комачаулар дигән шик-курку булдымы?

– Әлбәттә, булды. Вакытны ничек җиткерермен, дип курыктым. Ләкин теләк бар икән, һәрнәрсәгә өлгерергә була. Төркемгә эләгүемнең бер начарлыгын да күрмим, чөнки бу бөтенләй башка төрле дәрәҗә. Миңа бик ошый, кызларга да ияләндем. Ә инде шәхси иҗатка килгәндә, гомерем буе “Ямьле” төркемендә җырлармын дип уйламыйм. Төркемнең күпме гомере барлыгын бер Алла гына белә. Ләкин мин анда эшләргә бик телим! Шәхси иҗатны ташламыйм, төрле чараларда чыгыш ясыйм. Шулай да “Ямьле” – беренче урында!

– Хатын-кызлар коллективында эшләү авырмы?

– Җиңел дип әйтмәс идем. Төрле чаклар була. Һәркайсыбызның үз холкы, кәефнең дә төрле чагы булырга мөмкин. Ләкин ни генә булса да, без һәрвакыт бер фикергә киләбез, Аллага шөкер.

– “Ямьле” белән уртак җырларыгыз күпме?

– Күп түгел, ләкин шушы вакыт эчендә бик күп эш башкарылды. Бию белән бәйле чыгышлар әзерләнде. Татар җырларын заманчалаштыру өстендә эшлибез. Без – стильле татар кызлары. Шуны да әйтергә кирәк, без татар телендә генә түгел, инглиз, рус телләрендә дә җырлыйбыз. Мин “Ямьле” төркемендә булуым, җырлавым белән горурланам. Һәм башка таныш-белешләрем дә минем өчен шатлана, сөенә. Эстрадада “Ямьле”нең үз урыны бар.

Фото: https://tatar-today.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев