Данир Сабиров: «Яшәүне бер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде»
Әнинең: «Алып китәм мин улымны Азнакайга. Сез минем улымның үлемен телисез мени», - дигәннәрен мин әле дә хәтерлим...
2017нче елда күңел төшенкелегенә бирелдем мин. Ул вакытта гел киләсе сезонда тамашачыны нәрсә белән шаккаттырырмын, тагы нәрсә уйлап табармын икән дип уйлана идем. Аеруча юмор авыррак бирелә. Тамашачыны чыгып көлдерү нәрсә инде ул диләр кайберәүләр.
Беләсезме, көлдерүгә караганда елатуы җиңелрәк. Элек бит бөтен эшне үзем эшли идем: сценарий авторы да мин, режиссер да… Хәзер бар да җайланды, Аллаһка шөкер, иҗади командам бар. Үз өстеңә бар әйберне дә йөкләү — ул зур хата. Менә шул уйланулар, борчылулар мине депрессиягә китереп терәде дә. 30 яшем тулар алдыннан, юбилей тамашасына әзерләнгәндә…
Депрессиянең беренче көнен Миләүшә яхшы хәтерли. «1 гыйнвар, 2017нче ел. Икенче этаждан төшеп киләсең. Күзләрең тонык, йөзеңнең төсе юк. Бөтенләй башка кеше идең, әйтерсең дә сине алыштырганнар», — ди. Ул вакытта депрессия дигән чир турында бөтенләй белми идек бит. «Ярар, тиз генә үтәр», — дип уйлаган якыннарым.
Инде айга сузылгач, табибка бардык. «Д витамины кирәк, кояш кирәк сезгә», — диде табиб. Киттек 10 көнгә Доминиканага. Бер айдан соң Төркиягә бардык. Әмма минем кәеф үзгәрми. Кешегә күңелле, ә мин үземә урын таба алмыйм. Апатия! Бер нәрсә дә эшлисем килми.
Больницада ятып чыктым, системалар куйдылар, әмма анда да хәл яхшырган кебек булмады. «Ты там вообще в овоща превратился», — дип сөйли Миләүшә. Психологларга йөри башладык. Алар берничә һәм төрле булды, бер сеанс өчен хәтта 12 мен сум алдылар. Психологларга тоткан акчаларны кушсаң, ярты миллион тирәсе чыгадыр. Әмма алардан да миңа файда булмады.
Алып киттек Мәрьямне Мәскәүгә «Лучше всех» тапшыруына кастингка. Миләүшә инде мине һаман нәрсә белән булса да мәшгуль итмәкче, бәлки шуның файдасы тияр дигән кебек. Бардык, Мәрьям чыгыш ясады, тапшыруга эләгәме-юкмы икәнен ике көннән шалтыратып әйтербез диделәр. Мәскәүдән кайткач, Миләүшә мине бер мари әбисенә өшкертергә алып китте. «Өегезгә кайтканчы сөйләшергә тиеш түгелсез», — ди. Ике әпә кебек бер сүз дә дәшми кайттык. Ә Миләүшәгә юл буе бертуктаусыз шалтыраталар, ул трубканы алмый. Мәскәү номеры, таныш түгел…
Өйгә кайткач, Миләүшә электрон почтасын ачса, анда «Лучше всех» редакциясе хат язган: «Кызыгыз кастингны узды. Сезгә шалтыратабыз, ә сез трубкагызны алмыйсыз». Миләүшә сөенеченнән нәрсә эшләргә белми, ә мин инде, кәеф булмагач: «Иртә сөенәсен, хәзер әйтерләр 1-2 миллион түләргә кирәк дип», — дим.
Нәтиҗәдә, бар чыгымнарны да Беренче канал үз өстенә алды. Хәтта өйдән аэропортка кадәр такси өчен дә үз кесәбездән түләмәдек. Самолетка билетлар алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар. Бу — минем депрессиянең пик чоры. Идәнгә ятып, идәнне сугып, елап яткан чакларым. Ашау түгел, хәтта дару да керми миңа. Дару кабам, шундук кире косып чыгарам.
Яшәүнең бер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде. Мәрьям, Миләүшә һәм мин киттек Мәскәүгә «Лучше всех»ка. Урнаштык кунакханәгә. Ә кунакханә 15нче катта. Миләүшә берүземне бүлмәдә калдырырга курка, чөнки тәрәзәдән ташлануым бар. Гомумән, ул вакытта мине берүземне бөтенләй калдырмый иделәр, кем дә булса артымнан ияреп йөри иде. Кунакханәдә иртән хатын белән кызга иртәнге ашка беренче катка төшәргә кирәк. Ә мин төшмим, чөнки бер грамм да ризык ашамыйм. Ә алар мине берүземне бүлмәдә калдырмый иде…Нәтиҗәдә беркем дә иртәнге ашка бармады, барыбыз да ач утырдык.
Максим Галкинны күрү, кулын кысу - минем күптәнге хыялым. Тик ул чакта миңа барыбер иде. Бернәрсәгә дә, беркемгә дә исем китми. Мәрьямнең чыгышыннан соң Максим әле безне сәхнә артына да чакырып алды, сөйләшеп тордык. Әмма әйтәм бит, эмоцияләр - ноль! Миләүшә белән әнисе һәрвакыт янымда булдылар. Түзделәр инде алар. Шундый көннәр җитте: мин караваттан да тора алмый ятам. Бөтенесе елый. Азнакайдан әни килде. "Рәхәткә чыдый алмыйсың син. Бөтен әйберең дә бар, шуңа. Делать нечего", - дип ачуланды. Һәм әни мине психбольницага яткырмакчы. Миләүшә каршы килде һәм ахырда алар ачуланышып туктады. Килен белән кайнананың мөнәсәбәтләре гел бал да май гына булмаган икән, менә шунда бик каты тавыш купкан иде. Әнинең: "Алып китәм мин улымны Азнакайга. Сез минем улымның үлемен телисез мени", - дигәннәрен мин әле дә хәтерлим.
Миләүшә, әйтәм бит, нәрсә белән булса да мине мәшгуль итмәкче иде. Иртән иртүк Роберт белән мине иске автобуска утырттылар да, яңасын алырга дип, киттек без Мәскәүгә. Шулай Миләүшәгә ияреп йөреп, чыга барган мәшәкатьләрне хәл итә бардым. Дөресерәге - Миләүшә хәл итте, мин ияреп йөрдем.
Берсендә шулай Миләүшә китте маникюрга, ә мин бүлмәдә бикләнеп калдым. Әни өйдә, аңа ишекне ачмыйм. Иске утюгның шнурын тапкан идем. Шуның белән асылынырга булдым. Әни вакытында ишекне каерып кереп иманымны өшкерде. Ул елларны хәтергә дә аласы килми инде. Үз-үземә урын таба алмый идем бит. Чыгып китәм утынлыкка, минем арттан тут как тут - әни. Берүземне бөтенләй калдырмыйлар. Берсендә шулай әни белән ишек алдын җыештырабыз, себерәбез. Әнигә (тещага) елый-елый: "Дәвала инде мине", - дим. Ул инде, үзенчә шаярту кушып: "Дәваласам, зәңгәр шуба алып бирәсеңме соң?", "Карт көнемдә карыйсыңмы соң?"... Шундыйрак сораулар бирә. Мин инде "Әйе" дим. Әни нык түзде. Башка бер кеше булса, бәлки, мондый кияү никкәемә кирәк дип, кызына аерылырга кирәк дип басым ясар иде. Әниләрнең икесен дә бертигез күрәм, хәл кергәч тә, икесенә дә шуба алдым: берсенә - караны, икенчесенә - үзе теләгән зәңгәрен.
...Әле бер түрә мине малаеның туен алып барырга чакыра. Зур кеше инде, беләсез сез аны. Отказ бирергә ярамый, алар бәйрәмдә минем булуымны бик телиләр. Ә мин кайда инде туй алып барырга? Нәтиҗәдә Айваз Садыйровны сөйләштем дә, аның белән бардым. Чыгып исәнләштем, ике җыр җырлаганмындыр, бетте шуның белән. Кеше көлдерер хәлем юк. Айваз ерып чыкты ул туйны. Минем хәлемне күреп, анда оештыручылар да: "Данир, син андый түгел идең бит", - дип шаккаткан иде.
Мин авырганда иң рәхәте төркемемә булды. Нәрсә эшләсәләр дә, бер сүз дә әйтмим. Ул вакытта бөтенләй дә таләпчән булмадым. Нормальный состояниемда бит мине чыгырымнан чыгарыр өчен күп кирәкми: бер котырып китсәм! Әмма барыбер вакытында тынычланып, аннары гафу үтенеп йөрим.
Бу авыр чирдән кайчан һәм нәрсәдән дәваланганымны төгәл әйтеп бирә алмыйм. Әкренләп-әкренләп булды инде ул. Без йөрмәгән өшкерүче, без бармаган хәзрәт калмады... Намазга да шул вакытта бастым. Бишесен дә укымасам да, кулымнан килгәнен эшлим, җомга саен мәчеткә барырга тырышам...
Якыннарымның өмете шул саздан чыгарга ярдәм иткәндер дә. Алар ышандылар, алар терәк булдылар, алар мине ташламадылар. Хәзер язуы, укып утыруы гына авыр түгел, ә ул еллардагы халәтемне мин хәтта дошманыма да теләмим.
Беләсезме, ул "атакалар" әле дә бар. Тик хәзер мин акыллырак: күңел төшенкелеген сизеп алам икән, күңелле танышларым белән очрашулар билгелим, янымда һәрвакыт аралашырдай кеше булуын телим. Спортка чумам. Балалар белән мәш киләм. Үземне-үзем коткарып калырга тырышам. Ходай язмасын ул чирнең кабат ишек кагуын", - дип язган Данир Сабиров шәхси сәхифәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Мескен, интеккен икэн. Берер ялгыз карчыкнын утын алып кайтып ярып бирсе, тизрек котылган булыр иде депрессия Дэн.
0
0