Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гүзәл Уразованың туган көн концертын ТУРЫ ЭФИРДА

Бүген 8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен бәйрәм итә.

Матур гадәт буенча, әлеге көнне ул тамашачылары белән булачак. Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу залында зур концерт көтелә. Чарага Гүзәл һәм Илдарның дуслары, туганнары, казанлылар һәм читтән килгән бик күп тамашачы килер. Концертны туры эфирда да карап булачак. Җырчының Urazova.ru рәсми сайты хәбәр итүенчә, тамашаны ике чыганак аша туры эфирда күреп булачак: 1) Гүзәлнең YouTube.com челтәрендәге сәхифәсендә:  https://www.youtube.com/channel/UC-wJPcuWKXMTdVgrmc12Pvg 2) “Туган тел” телеканалында. Телевизорларыгызга тоташмаган булса, аны шулай ук интернеттан карарга була: http://tugantel.tv/  Бәйрәм концерты 17:00 башланып 20:00 тәмамлана. Сүз уңаеннан, бәйрәмдә рус эстрадасының танылган йолдызы Согдиана да катнашачак. Гүзәл әйтүенчә, ул аның күптәнге дусты. Согдиана Гүзәлгә һәм тамашачыларга берничә җыр бүләк итәр, дип көтелә.

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев